Кагылырга да ярамый: урманнарда аеруча агулы гөмбә өлгергән

  • 03.06.2026 10:47

Туапсе шәһәре янындагы урманнарда Россия Кызыл китабына кертелгән бик хәтәр гөмбә өлгергән.

Туапсе округы урманнарында гөмбәнең аеруча сирәк очрый торган төре – кызыл рәшәткә гөмбәсе (решеточник красный) өлгергән. Аңа хәтта кагылырга да ярамый. Илебез территориясендә рәшәткә гөмбәләр семьялыгының бердәнбер вәкиле бу. Россиянең Кызыл китабына кертелгән гөмбәне өзгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган, дип яза “Российская газета”.

Шул ук вакытта кызыл рәшәткә гөмбәсе – гаять агулы. Һәр өлеше тоташ агудан гыйбарәт. Аңа кагылу гына да җитди агулануга китерә.

“Гөмбәнең бу төрен аш-су әзерләүдә куллану катгый төстә тыела!” – дип кисәткән Туапсе округы башлыгы социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Ул гөмбәчеләргә уңышлы “ау” теләп, бик белеп кенә җыярга, Кызыл китапка кертелгәннәренә кагылмаска чакырган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

v

Рөстәм Миңнеханов Россия Катнаш көрәш берлеге (MMA) президенты Сергей Фатеев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Катнаш көрәш берлеге (MMA) президенты Сергей Фатеев белән оч ...

Табиб эштә “януның” төп билгесен атап үтте

Эштә “януның” төп билгесе – организмның ял итүгә сәләтен югалтуы. Табиб-психотерапевт Антон Гребенюков “РИА Нов ...

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Алмаш» базасында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районының Красный Ключ бистәсендәге «Алмаш» укыту-күнегү б ...

Пенсияне ничек арттырып булуын аңлаттылар

Пенсия күләмен арттыру өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Социаль фонды аша шәхси лицевой счетның торышы турында ...

Мошенниклар ешрак кемне алдый?

Россия банкының Татарстан буенча Милли банк бүлекчәсенең икътисад бүлеге башлыгы Елена Кирсанова кырыгалдарлар тозагына ...