Мошенниклар ешрак кемне алдый?

  • 20.05.2026 11:41

Россия банкының Татарстан буенча Милли банк бүлекчәсенең икътисад бүлеге башлыгы Елена Кирсанова кырыгалдарлар тозагына эләгүчеләрнең уртача портреты белән таныштырды.

– Мошенниклар ешрак олы яшьтәгеләрне алдый, дип уйлыйбыз. Әмма статистика буенча, гадәттә бу урта белемле, уртача кереме булган 25–44 яшьлек, шәһәрдә яшәүче эшли торган хатын-кызлар. Акча эшләү яшендәге кешеләр күбрәк кызыксыну тудыра аларда.

2025 елда банкларның саклык хезмәте тарафыннан 134 миллион шикле операция туктатылган, 14 триллион сумга якын акча саклап калынган. Әмма саклап кала алмаган 30 миллиардка якыны да – халыкның бөртекләп җыйган сумнары бит.

Нинди генә шикле шалтырату кабул итсәгез дә, СМС-хәбәр килеп ирешсә дә, аек акыл белән уйлагыз. Карарларны тиз кабул итмәгез. Үзегез өчен бизмәнгә салып үлчәрлек вакыт калдырыгыз, якын кешегез белән киңәшләшегез. Шул чакта алданганыгызны аңлап алырсыз бәлки.

v

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агроволга – 2026» форумы башланды

Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте ...

Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда катнашу өчен Сухумга килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә – Сухумда узачак Сабантуйда катнашырга килде. Бә ...

Кардиолог эссе көннәрдә нинди очракларда “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәклеге турында әйтте

Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш кардиологы Мария Глезер “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көчле эсседә йөрәк һәм ка ...

Чит илдә ял итү чир белән яный: табиблар нәрсәдән сакланырга кирәген әйтте

Җылы эзләп чит илләргә юл алсагыз, чемоданны гына түгел, сәламәтлекне дә алдан кайгыртыгыз. Аеруча тропик илләрдә ял итү ...

Рәмис Мөҗипов: «Мәктәпләрдә тарих дәресе сәгатьләре арттырылды»

Киләсе елда кызыбыз мәктәпне тәмамлый. 2027 елдан педагогик белгечлекләр буенча укырга керергә җыенучыларның барысы да т ...