Пенсия күләмен арттыру өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Социаль фонды аша шәхси лицевой счетның торышы турында белешмә алып, хезмәт стажының ничек исәпләнгәнлеген тикшерергә-барларга кирәк.
Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Социаль фондтан алынган белешмәдә эш чорлары турында мәгълүматлар тулы булмаса, турыдан-туры эш бирүчедән белешмә сорау зарури. Компания, фирма ябылган икән – архивка мөрәҗәгать итәргә. Әмма 90 нчы елларда күп кенә предприятиеләр кәгазь эшенә салкын караган, документларны архивка тапшырмаган. Бу очракта стажны раслау өчен суд ярдәм итәчәк.
Суд каравы өчен эшләгәнлекне раслаган теләсә нинди дәлилләр: исәп-хисап кәгазьләре, ведомостьлар, пропусклар, хезмәт бүләкләре, элекке коллегаларның күрсәтмәләре ярап куярга мөмкин.