Табиб эштә “януның” төп билгесен атап үтте

  • 29.05.2026 10:23

Эштә “януның” төп билгесе – организмның ял итүгә сәләтен югалтуы.

Табиб-психотерапевт Антон Гребенюков “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Тәнәфестән соң кеше үзен ял иткән кебек сизмәсә, борчылырга урын бар, дигән сүз. Белгеч әйтүенчә, ял, бөтен кыенлыкны оныттырып, көч-куәтне торгызырга ярдәм итә. Ә “янганда”, кешенең баш мие ничек ял итәргә икәнен онытып, чиктән тыш киеренкелектән һәм җаваплылыктан көчсезләнеп кала, төшенкелеккә бирелә башлый.

“Гадәттәге яки чираттагы ялдан соң үзеңне һаман хәлсез, кәефсез хис иткән очракта, мөстәкыйль рәвештә чарасын күрә башларга яки белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса “яну” депрессиягә әйләнергә мөмкин”, – дип кисәткән Гребенюков. Ул күп кенә очракларда “янудан” бик җиңел генә котылып булуын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

v

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге ...

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды

2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу у ...

Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ...

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социа ...