Россиядә чит илгә чыгу өчен салым кертү тәкъдим ителде

  • 13.03.2026 04:47

Мондый инициатива белән Россия туризм индустриясе союзы җитәкчесе Илья Уманский чыккан.

Ул әйтүенчә, алынган акчалар чит илләрдә калган россиялеләрне эвакуацияләүгә юнәлдерелергә мөмкин. Аның сүзләренчә, Россиядә туристларга компенсацияләр өчен туроператорларның шәхси җаваплылык фондлары бар. Ләкин күпләр чит илләргә үзләре генә бара, кунакханәләрне аерым броньлыйлар, һәм бу фондларның акчалары аларга кагылмый.

«Шуңа күрә без бу механизмны үзгәртеп коруны яклап чыгабыз, шулай итеп икътисадны үстерү министрлыгы кулында уртак фонд барлыкка килсен. Ул һәр туристтан, чит илгә ничек баруына карамастан, тулыландырылсын», – диде Уманский.

v

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге ...

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды

2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу у ...

Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ...

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социа ...