Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

  • 01.08.2026 11:01

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак. Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты каршындагы цифрлы икътисадны үстерү буенча экспертлар советы әгъзасы Валерий Тумин РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

Элегрәк ярты еллык кредит каникуллары алу өчен керемнәрнең кимүен раслау таләп ителә иде. Яңа закон исә процедураны гадиләштерә — икенче яки аннан соңгы бала туу яки уллыкка алу факты каникуллар өчен нигез булып торачак, дип аңлатты эксперт.

Каникуллар 18 айга кадәр бирелә, гаризаны бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң 180 көн эчендә бирергә мөмкин. Торак берәү генә булырга, ипотека суммасы 15 миллион сумнан артмаска, ә бурычка алучының әҗәте булмаска тиеш.

Шул ук вакытта, Тумин яшерен чыгымнар турында да кисәтте: каникуллар вакытында процентлар исәпләнүен дәвам итә, шуңа күрә гомуми түләү артачак, бу исә кредит срогының артуына яки ташламалы чор тәмамланганнан соң айлык түләүләрнең үсүенә китерергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге ...

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды

2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу у ...

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социа ...

Сергей Иванов «Туризм.РФ» корпорациясендә беренче урынбасар вазифасын башкарачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановны вазифасыннан азат итте. ...