Казанда белем алучы һәр бишенче укучы мәктәпне медаль белән тәмамлый

  • 26.02.2026 10:38

Фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча Казан – Мәскәүдән кала 2 нче урында. 2025 елда Казан БДИ буенча Россиядәге уртача күрсәткечне узып киткән: 160 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл җыюга ирешкән, ә җидесе – ике фән өчен 200 әр балл алган. Бу хакта бүген Казан шәһәр Думасы сессиясендә шәһәр башлыгы Илсур Метшин сөйләде.

Илсур Метшин сүзләренчә, дөньякүләм масштабтагы олимпиадаларда Казан укучылары 2025 елда 6 алтын һәм 3 көмеш медаль яулаган. Бөтенроссия олимпиадаларында – 162 призлы урын (бу – Татарстанның барлык медальләренең 61 проценты). Узган ел олимпиадаларда Казанның 17 мең 299 укучысы катнашкан. Чагыштыру өчен: 2005 елда катнашучылар саны 2 мең 439 гына булган. Призлы урыннарга 31 бала лаек дип табылган. 100 мең кешегә исәпләгәндә, фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча Казан бүген Мәскәүдән кала икенче урында тора. Моннан тыш 2025 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының 82 се, ягъни БДИда 100 балл җыйган балаларның 60 процентка якыны Казан югары вузларына укырга кергән.

Казан мәгариф системасына рекордлы санда яшь белгечләрне җәлеп итүе белән дә мактана ала. Үткән елда Россиянең – 55 һәм чит илләрнең өч югары уку йортыннан 460 педагог эшкә килгән.

– Без укытучы һөнәренең абруен күтәрү буенча эзлекле рәвештә эшлибез, Казан мәктәпләренә талантлы, яшь педагоглар килсен һәм системада озакка калсын өчен шартлар тудырабыз. Яшь укытучылар грантлар рәвешендә ярдәм ала. Бүген Казанның һәр өченче укытучысы 35 яшьтән яшьрәк һәм әлеге күрсәткеч Россиядәге уртача дәрәҗәдән югарырак. Безнең өчен бу принципиаль: мәктәпләргә яңа буын педагоглар килә, алар шәһәрнең мәгариф системасын үстерүгә үз өлешләрен кертә, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Моннан тыш шәһәр башлыгы мәгариф хезмәткәрләре йорты төзелешенең ахырына якынлашуын әйтеп куандырды.

– Ул компетенцияләрне үстерү, уртак белем бирү, тәҗрибә уртаклашу һәм көчле һөнәри бергәлекләр формалаштыру үзәгенә әверелергә тиеш. Скверны төзекләндерү эшләре дә туктап тормый, анда тиздән укытучыга һәйкәл куелачак, – диде Илсур Метшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

Татарстанлыларны чыпчыклар санын исәпкә алуда катнашырга чакыралар

Татарстан халкын Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуда катнашырга чакыралар. Бу кошлар 8 августтан 16 августка кад ...

Юрист июльдән пенсия рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәклеген аңлатты

2026 елның 7 июленнән пенсия рәсмиләштерү җиңеләйде: хәзер күпчелек гражданнар өчен паспорт һәм СНИЛС җитә. Калган мәгъл ...

Татарстан потратил более 20 млрд рублей на нацпроекты за первое полугодие 2026 года 16/07/2026 – Новости

По итогам первого полугодия 2026 года Татарстан освоил 20,6 млрд рублей в рамках национальных проектов — это 38 ...

Республикада кош аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итә башладылар

Татарстанда аучылык җирләрендә кош-корт аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Аучылык планлаштырылган райо ...

Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк

Быел Татарстанда 398 элемтә станциясе төзеләчәк. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат тех ...