Казан 2026 елның көзендә торак арендалау популярлыгы буенча Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында беренче урынны алган. ТВИЛ.РУ кунакханәләр һәм фатирлар броньлау сервисы шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза «Татар-информ».
Татарстан башкаласында аренданың уртача бәясе дүрт төн өчен 5038 сум тәшкил итә. Рейтингта икенче урында Краснодар, өченчедә – Түбән Новгород. Шуны әйтергә кирәк, Мәскәү һәм Санкт-Петербург рейтингка кертелмәгән.
Хәзер Россиядә миллионнан артык халкы булган 16 шәһәр бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.