Казанның ике районында уртача хезмәт хакы 110 меңнән артып киткән

  • 16.02.2026 11:41

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында уртача хезмәт хакы 111 мең сумга җиткән. Районнарда төяп җибәрелгән продукция күләме 207 млрд сумнан артып киткән.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Казанның Киров һәм Мәскәү районнары икътисады тотрыклы үсеш күрсәткән. Эшмәкәрләр саны, сәнәгать индексы һәм уртача хезмәт хакы арткан. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә икътисадый күрсәткечләрнең яхшыруы турында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

– Ел ахырына районнарда 8 мең 923 юридик зат теркәлде. Бер үк вакытта шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар саны арту күзәтелде, бу кече бизнесның киңәюен һәм халыкның икътисадый эшчәнлеккә җәлеп ителүен күрсәтә. Иң сизелерлек үзгәрешләрнең берсе – халыкның керемнәре арту, – диде җитәкче. Аның сүзләренчә, уртача хезмәт хакы 111 мең 205 сумга җиткән, бер ел эчендә ул 17 процентка арткан. Сәнәгать секторы да уңай динамика күрсәткән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 103,3%.

– Үсеш җитештерү күләмнәренең артуын һәм предприятиеләрнең тотрыклы йөкләнешен чагылдыра. Төяп җибәрелгән товарларның гомуми күләме 207,2 млрд сумга җитте, бу алдагы ел белән чагыштырганда 1,1 процентка күбрәк, – дип ассызыклады Владимир Жаворонков.

Моннан тыш бер ел эчендә районнарның 36 урамында 24,4 км шәһәр юлы яңартылган. «Шәхси сектор эчендәге юлларны төзекләндерү елның төп казанышы булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 12 урамда 7,7 километр юл ремонтланды», – диде район башлыгы.

Районнарда 2025 елда гомуми мәйданы 196,5 мең квадрат метр булган тугыз күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылганын да әйтеп үтәргә кирәк. Бу – ике меңнән артык гаилә тораклы булган дигән сүз. Район башлыгы хисабыннан күренгәнчә, якындагы елларда төзелеш темплары сакланачак: 2028 елга кадәр 6 меңнән артык фатирлы тагын 23 йорт төзергә җыеналар. Бер үк вакытта күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Эшләр 37 бинада тәмамланган, ә быел тагын 102 йортны яңартырга һәм 21 ишегалдын тәртипкә китерергә исәп тоталар.

– Яңа торак комплекслар бөтен район буенча төзелә: бу – «Салават Күпере» генә түгел, ә яңадан торгызыла торган Бишбалта бистәсе, шулай ук элеккеге сәнәгать зоналары да, – диде В. Жаворонков.

Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, «Салават Күпере» микрорайонында җәмәгать транспорты белән булган авырлыкларга тукталды. Аның сүзләренчә, биредә территориянең сизелерлек үзгәрешләренә һәм комплекслы үсешенә карамастан, транспорт белән барып җитү мәсьәләсе халык өчен иң кискен проблемаларның берсе булып кала бирә. «Бу микрорайон халкы алдында безнең төп бурычыбыз – аларны сыйфатлы транспорт белән тәэмин итү», – диде шәһәр башлыгы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

Шамил Әюпов Рөстәм Миңнехановтан Чаллыда хәрбиләргә яңа медицина корпусы төзүне сорады

Чаллыда 2025 елның апрелендә «Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе эшли башлады. Сигез ...

Күпбалалы гаиләләрдән булган студентларга белем алуга киткән чыгымнарның 30%ын кайтарганнар

Республикада урта һөнәри учреждениеләрдән 325 укучы уку өчен түләгән акчаның өлешчә компенсациясен алган. Бу ха ...

Сәламәтлек саклау министры балалар өчен түләүле медицина хезмәтләрен бетерергә өндәде

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев балалар табибларын түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдән читләшә бар ...

К 2030 году Россия достигнет технологического суверенитета

Hal-Gatewood@unsplash Правительство РФ утвердило параметры нацпроекта по дост ...

Инвестиции в развитие личности

Современная образовательная среда должна быть функциональной и комфортной В последние годы в стране открывают ...