Ашыгыч ярдәм яңача эшли башлады

  • 28.04.2026 11:33

Хәзер «103» номерына шалтырату бердәм үзәктә кабул ителә, дип хәбәр бирә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шулай итеп, «103» номерына шалтыратып, республиканың теләсә кайсы кешесе бердәм үзәккә эләгә. Анда аны тәҗрибәле диспетчерлар кабул итәчәк һәм тиз арада килеп җитә алырдай, якындагы бригаданы ярдәмгә җибәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез: ашыгыч ярдәмне «03» номеры буенча чакырып булмый хәзер! Шәһәр телефоннарыннан да, кәрәзле телефоннан да «103» номерына шалтыратырга кирәк.

Элек «103» номеры буенча чакырулар төрле территорияләрнең медицина оешмалары аша кабул ителә иде. Узган елның мартыннан Казан территориясеннән барлык шалтыратулар яңа платформа аша кабул ителә башлады. Инде менә 2026 елның апреленнән бердәм үзәкләштерелгән диспетчерлык хезмәте бөтен республиканы колачлый. Үзәктә Татарстан буенча сәгатенә 300 чакыру кабул итәләр.

Үзәкләштерелгән идарәнең төп аермасы нидә хәзер? Бригадалар элеккеге кебек беркетелгән зонада эшләми, якындагы чакыруга җибәрелә. Авыру кешене хастаханәгә салганнан соң, подстанциягә кире кайтмыйча, башка зонадан киләсе чакыруга күчерелә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

v

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге ...

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды

2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу у ...

Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ...

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социа ...