Яшел Үзәндә Бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшыручыларга 100әр мең сум түләячәкләр

  • 27.05.2026 09:10

Яшел Үзәндә Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары 100әр мең сум алачак. Ярдәмнең яңа чарасы турында шәһәр мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, программа «йөз балл – йөз мең» исемен алган.

«Йөз балл – йөз мең» – яңа уку елы алдыннан абитуриентлар өчен яхшы бүләк булыр дип саныйм», — дип ассызыклады ул.

Элегрәк Яшел Үзән районында йөз балл җыючыларга 30 мең сум акча тапшырылган иде. Быелдан башлап түләү күләмен өч тапкырдан күбрәккә арттырдылар, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.