Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина өлкәсендәге белгечлекләр исемлеген яңартырга тәкъдим итте.
Үзгәрешләр 1 сентябрьдән үз көченә керергә мөмкин.
Документ нигезендә, медицинада 10нан артык яңа белгечлек һәм вазыйфа барлыкка килүе көтелә. Яңа юнәлешләр арасында медицина эмбриологиясе, нейропсихология һәм эргореабилитация бар.
Белгечләр фикеренчә, бу тармаклар соңгы елларда аеруча актуальләшкән. Әйтик, нейропсихология баш мие эшчәнлеге белән бәйле тайпылышларны өйрәнү һәм дәвалау белән шөгыльләнсә, эргореабилитация җәрәхәт яки авырудан соң кешенең көндәлек тормышка кире кайтуына ярдәм итә.
Шул ук вакытта кайбер медицина белгечлекләрен исемлектән төшереп калдырырга тәкъдим ителә. Алар арасында табиб-диабетолог, офтальмолог-протезист, шәһәр яки район педиатры, яшүсмерләр психиатры һәм сексопатолог бар.
Министрлыкта аңлатуларынча, кайбер белгечлекләр башка юнәлешләр белән берләштерелергә мөмкин. Бу медицина системасын заманча ихтыяҗларга яраклаштыру максатыннан эшләнә.
Әлегә тәкъдим җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарылган. Белгечләр һәм медицина хезмәткәрләре әлеге үзгәрешләрнең сәламәтлек саклау системасына ничек йогынты ясаячагын тикшерә.