Актаныш районында махсус хәрби операциягә ярдәм итүче «Без бергә» фондына булышучылар саны арта бара. Шуларның берсе — Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Кахирова. Ул волонтёрларга даими рәвештә зур ярдәм күрсәтә. Күптән түгел генә ул «Без бергә» фонды аша «Урал» мотоциклы тапшырды. Әлеге техника 1453 нче полктагы егетләргә озатылды. Бүген исә Дөлфирә Барый кызы волонтёрларга ЮМЗ тракторын солдатларыбызга атап бирде.
Актаныш районының Киров авылында яшәүче 86 яшьлек тыл ветераны, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Каһирова — игелекле гамәлләре белән күпләргә үрнәк булырлык шәхес. Ул «Без бергә» фондына даими ярдәм итеп килә, ә бу юлы исә аның карары аеруча тирән мәгънәгә ия.
Дөлфирә апа махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү максатыннан, мәрхүм ире Шамил абыйдан истәлек булып калган ЮМЗ тракторын тапшырырга ниятләгән. Әлеге техника озак еллар гаилә өчен кадерле ядкарь булып сакланган — ул бакча башында торган, улы кайткан саен аны кабызып, эшләтеп йөрткән.
— Шамилем техникага бик һәвәс иде, техникасы да күп булды. Кызганычка каршы, күп өлешен урлап, сатып бетерделәр, шул трактор гына калды, — дип искә ала Дөлфирә апа.
Башта гаилә тракторны турыдан-туры сугышка җибәрү турында уйлый. Әмма соңыннан аны сатып, акчасын ярдәмгә юнәлтү дөресрәк булыр дигән карарга киләләр.
— «Йөреп торган әйбер, файдасы тими калмас», — дип уйладык. Шуңа күрә сатып, акчасын егетләргә җибәрергә булдык, — ди ул.
Дөлфирә апа моңа кадәр дә изге эштән читтә калмаган иде — «Урал» мотоциклын да хәрбиләргә тапшырган. Ул үзенең карарына бернинди шик белдерми.
— Безнең балалар, ирләр анда безнең өчен тырышалар, гомерләрен бирәләр. Без монда тыныч яшәсен өчен алар кан коя. Күпләре имгәнеп кайта, ләкин күңелләре сынмый, — ди ул.
Кыш көне волонтёрлар белән очрашу да аның күңелендә тирән эз калдырган. Илсур Закиров җитәкчелегендәге төркем белән очрашып, чәй табыны артында аралашканнар.
— Бик әйбәт егетләр. Алар сөйләгәннәрне тыңлагач, йөрәк әрни. «Без анда булмасак, монда хәлләр тагын да авыррак булыр иде», — диләр, — дип сөйли Дөлфирә апа.
Тракторны сатып алучы тиз табылса да, ул аны сатып җибәрергә ашыкмаган.
— 180 меңгә бирергә теләмәдем, чөнки ул — Шамилнең истәлеге. Уйладым да, кызым Фәния белән киңәшеп, техниканы волонтёрларга тапшырдык. Алар сатып, акчасын егетләргә ярдәмгә җибәрсеннәр, — ди ул.
Аеруча Дөлфирә апаны махсус хәрби операциядән кайткан егетләр белән очрашу тетрәндергән.
— Берсенең аягы юк, берсенең кулы юк, берсе «тәнемдә аерчыклар йөртәм» ди. Шулай булуына карамастан, йөзләре шат, күңелләре күтәренке. Сыр бирмәскә тырышалардыр инде. Без утырып сөйләштек, чәйләр эчтек. Минем күңелем тула, аркаларыннан сөям инде. Алар бит безнең өчен тырышкан, ут эчендә йөргән егетләр, — дип сөйли ул.
Аның сүзләренчә, егетләрнең сөйләгәннәрен тыңлау да җиңел түгел:
— «Без сөйләсәк, сез йоклый да, ашый да алмыйсыз», — диләр. «Без анда булмасак, монда мәхшәр булыр иде», — диләр. Без барысын да аңлыйбыз, бәбкәйләребез бит алар, — ди Дөлфирә апа.
Бүген ярдәм итүчеләр арасында мәктәп баласыннан башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр бар.
— Халык җаны-тәне белән ярдәм итә. Нинди генә ярдәмнәр оештырмадылар — санап бетергесез. Мин дә читтә кала алмыйм, — ди ул.
Тракторны тапшыру карары да нәкъ менә шул уйлардан туа.
— Шамил абыегызның техникалары күп иде. Кайберләрен урлап та бетерделәр. Мин уйладым да: калганнарын волонтёрларга бирим, алар сатсыннар да акчасын егетләргә җибәрсеннәр, дидем. Кызым Фәния белән киңәштек, ул да ризалашты, — дип сөйли Дөлфирә апа.
«Без бергә» фонды директоры Лилия Гикрамина Дөлфирә апага олы рәхмәтләрен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, бүген алгы сызыктагы хәрбиләргә аеруча җиңел һәм тиз хәрәкәт итү техника кирәк.
— Без башта егетләргә трактор җибәрергә уйлаган идек. Әмма ул авыр техника, аны илтеп җиткерү күп вакыт ала. Шуңа күрә тракторны сатып, хәзерге вакытта күбрәк кирәк булган әйберләргә акча юнәлтергә булдык. Менә Курск ягыннан егетләр безгә мөрәҗәгать итте — питбайк мотоцикллары сорыйлар. Алар егетләргә тиз хәрәкәт итү, кирәк булганда хәвефтән качып өлгерү өчен бик кирәк, — дип сөйләде волонтёрларның берсе.
Фонд директоры Лилия Гикрамина да бу юнәлештә эшнең дәвам итүен билгеләп үтте:
— Моңа кадәр егетләр үзләре МТЗ-82 тракторы сатып алган иде. Без аларга Чиләбе экскаватор заводыннан 292 мең сумлык экскаватор алып җибәрдек, — диде ул.
Дөлфирә апага волонтёрлар ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Ә ул үзе, гадәттәгечә, тыйнак җавап бирде:
— Бернәрсә дә кирәкми. Иң мөһиме — егетләр исән-сау, җиңеп кайтсыннар. Ходай Тәгалә аларга исәнлек бирсен, — диде ул.
Волонтёрлар билгеләп үткәнчә, бүген ярдәмгә ихтыяҗ зур. Егетләрдән техникага, шул исәптән дроннарга сораулар еш килә. Мәсәлән, бер «Мавик» дронының бәясе 265 мең сумга җитә, әмма ул разведка өчен бик кирәкле җиһаз булып тора.
Шулай ук район халкы да активлык күрсәтә. Актанышның 2 нче мәктәбе үткәргән ярминкәдән 124 300 сум акча фондка күчерелгән. Бу ярдәм дә егетләрнең ихтыяҗларын каплауга юнәлтеләчәк.
Волонтёрлар сүзләренчә, мондый ярдәм — алгы сызыктагы хәрбиләр өчен зур терәк. Алар һәр ярдәм күрсәтүчегә рәхмәтле һәм халыкны алга таба да битараф калмаска чакыра.
Шул ук вакытта алар саклык чараларын да искәртә. Соңгы вакытта пилотсыз очкычлар күренү очраклары ешайган.
— Халык игътибарлы булсын иде, күккә карап йөрсеннәр. Шикле очракларны күрсәләр, тиешле хезмәтләргә хәбәр итсеннәр. Бу бик мөһим, — дип кисәтә волонтёрлар.
«Без бергә» фонды эшчәнлеге — район халкының бердәмлеген, игелекле эшләргә әзер булуын күрсәтүче ачык мисал. Егетләргә ярдәм итү дәвам итә.
Дөлфирә Каһирова кебек олы йөрәкле кешеләрнең ярдәме — алгы сызыктагы егетләр өчен зур терәк. Аның изге гамәлләре — батырлыкка тиң, ә тормышка карашы — ихласлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге.