Туймәт авылыннан Наилә Шаһидуллина – гади генә авыл хатыны, тик аның язмышы уйланырлык. Махсус хәрби операция башлангач, бу әни бер-бер артлы өч улын яу кырына озатты. Бүген икесе: Илдар белән Руслан – гаиләләре янында, алар комиссовать ителгәннәр. Ә өченчесе, Булат, әле дә хәрби бурычын үти.
“Русланны өч баласы аркасында кайтардылар, ләкин ул түзмәде”
–Өчесе дә мобилизацияләнде. Русланның өч баласы бар, шуңа күрә аны кайтарган иделәр. Тик туганнары ут эчендә булгач, йөрәге түзмәде, 2024 елда контракт төзеп, янә китте, – дип сөйләде Наилә Нургали кызы, күз яшьләрен тыя алмыйча. – 2025 елның апрель, май айларында бер-бер артлы Илдар белән Руслан яраланды. Озакка сузылган дәваланулар, берничә операциядән соң аякка бастылар, Аллаһыга шөкер. Хәзер Булатның кайтуын аның хатыны Эльвина һәм кызы Амалия белән көтәбез.
Без авылда булганда, Эльвина белән Амалия дә әниләре янында кунакта иде. Алар гуманитар ярдәм җыюда бик актив катнаша. Наилә исә авыл мәдәният йортына маскировкалау челтәрләре үрергә йөри.
Авыл халкы бергә: өч дистә челтәр үрелгән
–Авыл халкы, мәктәп укучылары, укытучылар – барысы да бик актив. Атнага өч тапкыр җыелабыз. Без үргән челтәрләр саны инде өч дистәгә җитте, – диде Наилә.
Әни кеше балалары өчен ни генә эшләми! Ул бер туганы белән 700 данә өчпочмак һәм пирожки пешереп, Илдар хезмәт иткән хәрби частька җибәргән.
– Улымның туган көне алдыннан булды бу хәл. Әккәрәй авылыннан бер хезмәттәше отпускага кайткан иде, аның аша тапшырдык. Күчтәнәчләрнең егетләргә барып җитүенә шатландым, ә балаларның рәхмәт сүзләрен ишетү – тагын да зуррак куаныч, – дип хисләре белән уртаклашты Наилә.
Улларын догалар саклаган
Балаларын сугышка озаткан ананы аңлау авыр түгел. Йокысыз төннәр, күз яшьләре, йөрәк әрнүе – болар барысы да Наилә өчен гадәти көннәргә әйләнгән.
– Бабай, әти өйрәткән догаларны укып тынычландым. Балаларымны да нәкъ шул догалар саклагандыр, – ди ул.
Зур йөрәкле ана
Сыйныфташым Наиләнең сөйләгәннәрен тыңлаган саен, аның нинди зур йөрәкле булуына сокланам. Ике балалы ана, бер улы белән тол калган Рафик Шаһидуллинга (Әлмәт шәһәренә) тормышка чыга. Ул бу йортка килгәндә, Булатка дүрт яшь кенә була, ул үз әнисен хәтерләми дә диярлек. Аннары аларның кызлары Диана, уллары Айнур дөньяга килә.
Матур гына гомер иткәндә тормышлары бөтенләй башка борылыш ала. 2021 елда Наиләнең сеңлесе Нәзилә вафат була. Аның 9 сыйныфта укучы улы Рәсүл ятим кала. Ул вакытта Наиләнең әтисе Нургали абый урын өстендә ята, әнисе Җәмилә дә якты дөньядан иртә китеп бара. Шулай итеп, гомеренең күп өлеше шәһәрдә узган Наилә, улы Айнур белән әти-әни йортына кайта. Ире Рафик исә көллияттә укучы кызлары Диана белән Әлмәттә кала.
Шаһидуллиннар Рәсүлне опекунлыкка ала. Менә шулай алар алты балалы гаиләгә әйләнә. Берникадәр вакыттан соң Рәсүлнең бабасы да бакыйлыкка күчә. Бүген Рәсүл инде армия сафларында хезмәт итә. Диана уку йортының соңгы курсында укый, Айнур — 9 нчы сыйныфта.
“Авылны яратам, китәсем килми”
– Хәзер шәһәргә күченергә дә була, тик китәсе килми. Монда бик рәхәт, авылны яратам, иремә дә сала тормышы ошый, – ди Наилә.
Аларның иркен, заманча йортында зур гаиләгә дә урын җитәрлек. Җәй айларында биредә балалар тавышы бер дә тынмый. Оныклар, балалар – барысы да бергә үсә. Гаиләләре тагын да ишәергә тора. Җәйгә алар кызларын никахландырырга җыена. Булачак кияү инде гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әйләнгән. Әлмәт егете Чирмешән аграр техникумында һөнәр үзләштерә.