Россия Дәүләт Думасында ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирү турында закон проекты тәкъдим ителде.
Инициатива «Гадел Россия» фракциясе депутатларыннан чыккан.
Документ нигезендә, ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр өчен ташламалы стаж билгеләргә тәкъдим ителә: авыл җирлеге өчен — 20 ел, шәһәрләр өчен — 25 ел. Шул стаж тулган очракта, хезмәткәрләр яшьләренә карамастан пенсиягә чыга алачак.
Закон проекты авторлары — партия лидеры Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов. Алар билгеләп үткәнчә, хәзерге законнар формаль рәвештә вакытыннан алда пенсия мөмкинлеген сакласа да, гамәлдә ул кичектерелеп бирелә.
Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж таләпләре югарырак: авыл җирендә — кимендә 25 ел, шәһәрләрдә — 30 ел. Моннан тыш, пенсия рәсмиләштерү вакыты да этаплап 5 елга кадәр кичектерелә.
Депутатлар сүзләренчә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре тәүлек буе эшли, даими стресс кичерә һәм пациентлар тормышы өчен зур җаваплылык тота. Шуңа күрә аларга өстәмә социаль гарантияләр кирәк.
Инициатива авторлары фикеренчә, әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, медицина хезмәткәрләренең социаль яклануы артачак һәм тармакка яшь белгечләр җәлеп итү өчен өстәмә стимул барлыкка киләчәк.
Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.