Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөрүчеләр 2 миллион сум штраф түләгән

  • 20.07.2026 08:37

Казанда җәмәгать транспортында билетсыз йөрүчеләр 2026 елның беренче яртыеллыгында 2 миллион сумга якын штраф түләгән. Бу хакта Казан Башкарма комитеты Аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Александр Земченко эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

«2026 елның беренче яртыеллыгында административ комиссия тарафыннан җәмәгать транспортында билетсыз йөрү фактлары буенча 1 252 материал каралды. Билгеләнгән штрафларның гомуми күләме 2 миллион сум тирәсе тәшкил итте», — диде Александр Земченко.

Казан Башкарма комитетында билгеләп үтүләренчә, шәһәр транспортында кондукторсыз системаны этаплап кертүгә бәйле рәвештә, пассажирларның җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен түләгәнме-юкмы икәнлеген контрольдә тоту көчәя.

Салонга кергәннән соң бер тукталыш дәвамында түләмәгәндә пассажир административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Беренче яртыеллыкта Казанның административ комиссияләре 136 мең административ материал караган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9 процентка артыграк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.