Олыгайган көнеңдә бала-онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтен, һәр мизгелдә аларның ихлас яратуларын һәм кайгыртучанлыкларын тоеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр. Табып үстергән унбер балаңның да исән-сау булуы, егерме оныгың, егерме өч оныкчыгыңның «дәү әнием-әбием» дип, сагынып яныңа килеп сыенуы, хәл белешеп торуы Аллаһның рәхмәтедер ул.
Сүзем Бөек Ватан сугышы башланган елның ахырында Акъегет авылында дөньяга килгән һәм егерме бер яшендә Бакырчыга килен булып төшкән, Аллаһ бирсә, 20 декабрьдә 85 яшен тутыручы Дилә апа Исмәгыйлева турында.
Шанлы еллар аның әле хәтер сеңдерми торган нарасый вакытына туры килсә дә, сугыштан соңгы илне торгызу чоры кызны, башкалар кебек үк, яшүсмер чагыннан хезмәткә җигә. Җиде сыйныф белем алганнан соң, унбиш яшеннән эшли башлый. Ә инде унҗидесе тулгач, җаваплырак урынга, бозаулар карарга керә.
Язмыш язган ярын да шунда очрата. Бакырчы егете, киң профильле механизатор Хәлим Акъегеткә эшкә килеп йөри һәм зифа буйлы чибәркәйгә күз сала. Яшьләр ике ел тирәсе сынашып йөргәннән соң, җәйнең матур беренче аенда гаилә кора. Һәркем тормышын үзенчә төзи, алар да киңәшләшә дә, гыйнвар аенда, ул вакытта Диләнең абыйсы яшәгән Казахстан якларына – чирәм җирләргә чыгып китә. Ике кызлары шунда туа. Үзбәкстанда да бәхетләрен сынарга туры килә. Шулай берничә ел чит якларда йөргәннән соң, өч балаларын кочаклап, яңадан Бакырчыга кайтып төпләнәләр. Әлбәттә, күченү – үченү инде ул. Монда да бөтен тормышны баштан корырга туры килә. Беркайда да әзерләп көтеп тормыйлар. Гаилә башлыгы колхозда механизатор булып эшләвен дәвам итә. Бер-бер артлы тагын сигез бала дөньяга килә. Шулай итеп, Исмәгыйлевләрдә өч ир малай һәм сигез кыз үсә. Кечкенә генә иске өйдә унөч җан яши. Аның кадәр кешенең тамагын туйдырырга да, киендерергә дә җиңел булмаган, әлбәттә. Ишле гаиләнең башлыгы яңа йорт салу мәшәкатьләре белән яна башлый. Тырышып-тырмашып, зур, яңа һәм иркен өйдә бәхетле гомер кичерү хыяллары белән бүрәнәләрдән бура күтәрәләр. Әмма, булмый. Балаларын пар канатлар астында үстереп, тигез картлыкларда яшәү насыйп булмый.
– Рәхәтен күрә алмады, унбер бала белән, 42 яшемдә тол калдырып, китеп барды... Өйне күтәреп кенә куйдык, иртәгәсен үлеп китте. Төпчек кызга 1,5 ай, олысына 20 яшь иде, – дип искә ала Дилә апа гаилә өчен фаҗигале, әлеге аңлатып булмаслык кайгылы көннәрен. – Зур тракторының капоты, ачып куеп нәрсәдер ясаганда, башына төшкән иде. Шуннан гел баш авыртуына зарланды. Барыбыз да шок хәлендә, югалып калдык ул чакта. Әле ярый балаларның берничәсе зур иде инде, таянычларым да, ярдәмчеләрем дә булдылар.
«Әни» дип өзелеп торучы балалар тәрбияләгән Дилә апа. Без журналистлар килгәндә өч кызы Дилә апаның янында иде инде. Әтиләрен дә шуның кадәр яратып, җылы хатирәләр белән искә алды алар.
– Безнең әтинең кулыннан килмәгән эше юк иде. Ирләрнеке, хатыннарныкы дип бүлеп тормады. Текте дә, бәйләде дә, пешерде дә, урман да кисте, трактор да йөртте. Ул итекләргә калын резинадан олтан сала иде, су кермәслек итеп. Без биш инә белән бәйлибез бит инде, ә ул бер инә белән бияләй бәйли иде. Берсендә энекәшебез Фирдәвескә үз рубашкасыннан күлмәк тегеп кидертте. Юк заманнар бит инде, каян аласың. Бик тәмле итеп ашарга пешерә иде. Ул Тадҗикстанда хезмәт иткәндә повар булган. Әнине утырмага җибәрә дә, безне ашатырга кирәк бит, учакта – казанда пылау пешерә. Аның тәмлелекләреее... Искә алганда, әле дә авыз сулары килә. Тастымалларны ышкып юып, мич буйлатып элеп куяр иде... – дип, берсен берсе уздырып әтиләре турында истәлекләрен сөйләделәр.
Кызлары бер кызып киткәч, тол калган әниләренең нинди тырышлык, кыенлык һәм үҗәтлек белән тормыш арбасын сөйрәвен дә бәян иттеләр. Ә Дилә апа, кызларының аны яратып мактавыннан уңайсызланыбырак та, балаларын аякка бастыру өчен куйган көчен бәяләүләреннән күңеле тулып та, әлегәчә матур йөзеннән алсу нур чәчеп, тыйнак кына тыңлап утырды.
– Акча кирәк, балалар бәләкәй – аларны ашатырга һәм киендерергә, өйне өлгертергә киендерергә кирәк, эшләргә иң кирәк вакытта, әтинең бер еллыгында Фирдәвес энебезне армиягә алдылар. Без әни белән икәү сыер савабыз. Өйдә калганнар бер-берсен караган, астына итсә дә – шулай йөреп торган. Фермадан кайтабыз – җир паена, чөгендер, бәрәңге кырына китәбез. Бер көздә, акчасы булыр дип, икешәр пай алдым, – дип искә төшерә күршедә генә яшәүче икенче кызы Рәмзия апа. – Мич чыгара башладык, кирпеч юк. Әни Казанга поезд белән барып, шәһәрне белмәгән башы белән, кая йөгертәләр, бөтен җиргә җәяү йөреп, кирпеч яздырып кайтты. Ихатада бердәнбер яңа нәрсә өй хәзер, әтидән бик авыр тормышта калдык. Бөтен корылмалар иске, капка юк, аның урынында рәшәткә киртә генә. Фирдәвес армиядән кайтканчы кәнүшни белән капканы эшләттек. Әни сыер сава фермада, анда эше беткәч урманга чаба: багана кирәк, агач кирәк, бура кирәк. Анда бер бару белән генә булмый әле, биш барасың. Менә хәзер ул күп балалы дип, китереп бирергә мөмкиннәр, теге заманда юк бит. Дядя Коля дип йөртәләр иде, дога булып барсын, бик яхшы кеше булган. Ул: «Әле һаман йөримени бу Дилә, биреп җибәргән булыгыз аңа баганалар», – дигәч кенә, биргәннәр. Әни барыбызны да аякка бастырды. Ким-хур булмадык беребез дә. Өсләре бөтен, тамаклары тук булыр дип, чөнки дәүләт тәэмин итә, дүрт бала 9-10 классны Казан гимназиясендә укыды. Нинди авыр вакытларда да бирешмәде. Бер елда өч туй ясады! Без унберебез дә әнигә чиксез рәхмәтле. Авырлыкны күп күрде. Аллаһ Тәгалә аңа, рәхәттә яшәп калсын әле, дип, озын гомерләрен бирсен!
Бүгенге көндә Дилә апа үзе генә тора. Әмма болай дип әйтү бер дә туры килми, чөнки юл аркылы гына кызы Рәмзия яши (кияүгә күршегә генә чыккан), ул көненә ничә кереп чыгадыр. Хәмдиясе белән Энҗесе – Күгәй, Фатыймасы белән Хәмидәсе – Күгеш, Лилиясе – Айдар авылы киленнәре. Кирәк булса, хәзер килеп җитәләр әниләре янына. Һәрберсен аерым-аерым газетага язарлык тырыш авыл кешеләре. Казанда яшәүчеләре: Зөбәрҗәт, Фирдәвес, Фиргать, Илсур, Фирдәүсә дә авылга сукмакны суытмый. Барлык эшләрне бергәләшеп башкаралар.
Герой-Ана Дилә апа Исмәгыйлева бәхетле картлыгын кадер-хөрмәттә кичерә. Тормышы җитеш, күңеле тыныч, барыннан да канәгать. «Балаларым, оныкларым исән-сау, дөньялар тыныч булсын. Афәтләр, кайгы-хәсрәтләр килмәсен. Аллаһыма чиксез шөкер итәм!» – ди ул.
Төп нигезнең әниле учагы әле бик озак еллар унбер баласын үз җылысына җыеп, тәрәзәләрендә ут балкытып яшәсен, дигән теләктә калабыз.
Бар нәрсәдән канәгатьмен, дисә дә, өстәп куясым килә: Дилә апаның, Герой-Ана булуына карамастан, күп балага пенсиясен арттырмыйлар икән. Нисәбәпледер, Үзбәкстанда туган баласын Рәсәйнеке итеп исәпләмиләр. Кайда туса да, Дилә апа тудырган бит инде аны. Гаҗәп инде бездә законнар. Бәлки бу мәсьәләгә ачыклык кертүче, хәл итәргә ярдәм итүче юристлар табылыр.