2026 ел Россия Федерациясендә Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Актаныштагы “Яшьлек” яшьләр үзәгендә зур, эчтәлекле чара узды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан әлеге инициатива мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү сыйфатын күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга, шулай ук тәрбиячеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Чара барышында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Динара Исламова педагогларны мәгариф идарәсенең грамоталары белән бүләкләде.
Чыгышларда билгеләп үтелгәнчә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт куючыларның эше — гаять катлаулы һәм фидакарь. Ул даими рәвештә һөнәри камилләшүне, зур көч һәм энергия, сабырлык таләп итә. Балалар бакчаларында тырыш тәрбиячеләр, сабыйларны бер караштан аңлый торган кече тәрбиячеләр, җыр-бию серләренә өйрәтүче музыка җитәкчеләре, сәламәт һәм нык булып үсүгә игътибар итүче физик тәрбия инструкторлары, тәмле ризык әзерләүче пешекчеләр, балалар сәламәтлеген кайгыртучы шәфкать туташлары, чисталыкны тәэмин итүче хезмәткәрләр – барысы да бердәм команда булып эшли.
Балалар бакчалары хезмәте гаять әһәмиятле һәм җаваплы. Чөнки яшь буында әдәплелек, игелеклелек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар нәкъ менә балалар бакчасында тәрбияләнә.
Һәр баланың күңел дөньясын аңлау, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм педагогик сизгерлек таләп итә. Бүгенге чарада катнашкан педагоглар нәкъ менә шушы сыйфатларга ия булулары белән аерылып тора.
Бәйрәмне сәләтле тәрбиячеләрнең үзләре, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчалары нәниләре, “Умырзая” вокаль ансамбле артистларының чыгышлары бизәде. Чара җылы, ихлас атмосферада узды һәм катнашучыларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.