Мөгезле эре терлек асраучылардан субсидия алу өчен гаризалар кабул ителә

  • 18.05.2026 10:29

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларының чыгымнар өлешен каплауга 2026 елның 18 маеннан 29 маена кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында мәгълүмат бирелә.

Бер баш тана һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш тана сатып алуга – 80 мең сум, бер баш нәселле тана һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш нәселле тана сатып алуга – 90 мең сум, бер баш үгез сатып алуга 35 мең сумга кадәр субсидия каралган.

Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

Мәгълүматны ачыклау өчен элемтә телефоны: 8(843) 221-76-88 (8801) (Галимҗанова Рамилә Риф кызы).

Документлар исемлеген алу өчен әлеге сылтама буенча керергә кирәк, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге ...

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды

2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу у ...

Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ...

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социа ...

Сергей Иванов «Туризм.РФ» корпорациясендә беренче урынбасар вазифасын башкарачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановны вазифасыннан азат итте. ...