XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы кысасында узучы Халыкара күргәзмәгә Мордовиядән үзенчәлекле чыршы уенчыклары алып килгәннәр.
“Мордовиядән үзебезнең бренд – төбәк зәркән чыршы уенчыкларын алып килдек. Алар табигый кыйммәтле ташлардан эшләнә һәм гадәти чыршы уенчыкларыннан аерылып тора. Шунысы да бар: табигый кыйммәтле ташлар үзебезнең төбәктә табыла. Узган җәйдә узган форумнарның берсендә оешмабыз җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путин белән күреште.
Илбашы уенчыкларга шаккатты”, – дип сөйләде оешманың коммерцияле директоры Елена Фролова. Аның әйтүенчә, мондый уенчыкларның бәясе 1 мең сумнан башлана һәм 100 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.