Үткән якшәмбедә Мәскәү үзәгендәге шәхси клиникада медицина процедурасы вакытында 1987 елгы хатын-кызның гомере өзелгән. Фаҗига Краснопролетарская урамындагы медицина учреждениесендә килеп чыккан. Бу хакта «Известия» башкала прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.
«Краснопролетарская урамындагы шәхси клиникада авыртуны баса торган уколдан соң 1987 елгы хатын-кызның хәле кинәт начарайган һәм ул вафат булган», – диелгән хәбәрдә.
Ведомствода ачыклап үтелгәнчә, медицина процедурасы үткәргән хатын-кыз клиника бинасының бер бүлмәсен арендага алып торган. Аның медицина хезмәтләре күрсәтүгә лицензиясе булмаган.
Прокуратура мәгълүматлары буенча, белгечләр шәхси клиникада үлгән хатын-кызның вафат булу сәбәбен суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча билгеләчәк.
Сүз уңаеннан, 31 мартта Мәскәүнең «Новослободская» метро станциясе тирәсендә урнашкан косметология салонында 58 яшьлек хатын-кыз үлгән.