Пастереллезның тулы бер хуҗалыкларны юк итә алуын аңлаттылар

  • 25.03.2026 06:03

Пастереллез терлекләрне республикага кертүне катгый төстә чикләүнең төп сәбәпләреннән берсе булып кала.

Чуашстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге (инфекция шушы республикада ачыкланган) мәгълүматлары буенча, чир мал-туар арасында бик тиз тарала. Инфекция азык һәм су аша күчә, шулай ук читтән кертелгән терлектән иярергә мөмкин. Тиешле чаралар күрелмәгән очракта, чирнең кыска гына вакыт эчендә тулы бер хуҗалыкларны “колачлап”, терлекләрнең күпләп үлүенә һәм җитди икътисадый зыянга китерүе бар. Белгечләр әйтүенчә, чирнең каты формаларга күчүе, тиз таралуы аеруча зур хәтәр белән яный. Инфекция кан аша таралганда, мал-туарның канына, эчке органнарына зыян килә. Мондый очракларда ашагыч төстә карантин кертү таләп ителә.

Терлек чире кешегә дә күчәргә мөмкин. Инфекция терлек белән аралашучының тән тиресендәге кечкенә генә яра аша да организмга үтеп керә ала. Шуннан соң ялкынсыну барлыкка килә, тән тиресе шешә, эренли. Кайбер очракларда чир тирәнгә китеп, буыннарга һәм йомшак тукымаларга да таралырга мөмкин. Чирнең катлаулырак формага күчүе аеруча зур куркыныч тудыра.

Иммунитет йомшак булганда, бактериянең, канга эләгеп, сепсиска китерүе бар. Мондый очракта тән температурасы нык күтәрелә, эчке органнарга зыян килә. Үпкә ялкынсынуы, менингит, тукымаларның эренләве кебек куркыныч хәлләр күзәтелергә мөмкин. Чирнең бик тиз таралуы да өстәмә куркыныч белән яный: инкубация чоры нибары 1-5 көн тәшкил итә. Вакытында дәваланмаганда, пастереллез катлаулы формага күчәргә мөмкин. Шуңа күрә терлек аз гына тешләгән, сыдырган очракта да шундук табибка күренергә кирәк.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге ...

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды

2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу у ...

Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ...

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социа ...