Моннан 10 ел элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасы торышы белән ризасызлыгын белдергән иде: «Татар эстрадасының хәзерге дәрәҗәсе белән килешә алмыйм. Фонограмма, аңлаешсыз киенү, нәрсәдер җырлау, ниндидер хәрәкәтләр. Алар белән беркем дә яхшылап шөгыльләнми. Бу безнең дәрәҗә түгел», — дигән иде ул республика матбугаты баш мөхәррирләре белән очрашуда. Моннан 10 ел элек башланып киткән «Үзгәреш җиле» фестивале шушы фикергә барып тоташа. «Бу нәрсәдер үзгәртергә омтылу. Моңа артистлар гаепле түгел, бу безнең гаеп. Без Россия эстрадасыннан түбәнрәк дәрәҗә булырга тиеш түгел. Һәм моның өчен шартлар булдыру зарур», — диде Рәис һәм бу җаваплы йөкләмәне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры кабул итеп алгач.
2016 ел иде. ТР Министрлар Кабинетында әлеге фестивальгә багышлап матбугат конференциясе үтте һәм анда Рәүфәл Мөхәммәтҗанов манифестациягә тиң чыгыш ясады. Әлеге чыгыш турында мәгълүмат Опера театрының рәсми сайтында бар – карый аласыз. Ә инде кыска итеп кенә әйткәндә ул шоуның үз кагыйдәләре булуын һәм алга киткән илләрнең сыйфатлы шоу-бизнесы барлыгын ассызыклап: «Без дә үзебезнекен булдырырга тиеш һәм ул дөнья дәрәҗәсендә булырга тиеш. Югыйсә, без төзәтеп булмас дәрәҗәдә артта калачакбыз. Болай да күп вакыт югалттык», диде.
СССРның беренче эстрада җырчысы Мөслим Магомаевның әтисе татар булуына (әбисе данлыклы Терегуловлар нәселенә тоташа. авт) басым ясап, «берничә Татарстан Магомаевы» булдыру мөмкинлеген әйтте, татардан да The Beatles чыгарга мөмкинлеге дә фаразланды. Әлбәттә, халык нигезен сакларга кирәклегенә, аны эффектлы, әмма стандарт алымнарда эретергә ярамавына басым ясалды. Татар халык җырларының музыкаль пассионар рухы Верди һәм Вагнер опералары белән тәңгәлләштерелеп чагыштырылды – чөнки ул операларда итальян һәм алман халкының рухы чагыла.
«Үзгәреш җиле» 2016 елдан башлап 8 ел барды һәм соңгы тапкыр 2023 елда булды. Зур гына бюджетлы бу фестивальнең татар эстрадасын үстерүдәге ролен киләчәктә сәнгать тарихын өйрәнүче галимнәр билгеләр.
Без бүген 10 ел элек игълан ителгән рәсми ризасызлыкны этелеп китүче бер нокта буларак кабул итеп, бернинди гомумиләштерүләрсез генә бүгенге эстрада/шоу-бизнеска (поп-музыка, гафу итегез, попса) күз йөртеп чыгыйк. Кайчандыр Рәшит Ваһаповлар, Илһам Шакировлар, Әлфия Авзаловалар иҗат иткән эстрада сәнгатен (әйе, сәнгатен) бүген нәрсә алыштырды? Бөек шагыйребез әйтергә яраткан сүзне күплек санга күчереп, алдыбызга без дә: «Без әле кая барабыз?» дигән сорау куйыйк та, татарча музыка ишетелгәләгән якларга караштыргалап карыйк.
ххх
Бигүк ерак булмаган тарихка күз салсак, затлы гына эстрада сүзен шоу-бизнес сүзе алыштырды. Асылы нигездә бер чама булса да, сүзе төрлечә. Тагын шунысы да бар, эстрада сүзе хөрмәт белән яңгыраса, шоу-бизнес сүзендә (без аны «шоубиз» дип кенә дә атыйбыз) әлеге хөрмәтнең исе дә юк (йомшак кына әйткәндә). Хәер, асылы да бер үк түгел бугай. Эстрада – популяр характердагы сәхнә сәнгате, ә шоу-бизнес дип иҗади, техник, финанс һәм оештыру аспектларын берләштергән киң экосистеманы атыйбыз. Монда инде беренче урынга галиҗәнап артисттан алдарак галиҗәнап продюсер чыга.
Шул урында бер лирик чигенеш. Галиҗәнап продюсер дигәннән, татар эстрадасы продюсерлар эстрадасы була алмады кебек, һәрхәлдә була башлаганы да таралып төштеме соң инде... Гәрчә үз вакытында «Барс-медиа» һәм Ваһапов исемендәге татар мәдәниятенә ярдәм фонды әйбәт кенә алдырып китсә дә. Ваһапов фондына килсәк, соңгы вакытта ул бераз үзгә юл алды кебек. Фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов фестивальләр оештырса да, дөньядан киткән шәхесләрне зурлап искә алу концертлары уздырса да, алар локаль чаралар гына булмаса да, бу ниндидер зур күренешкә әверелгән, татар эстрадасының яхшы үрнәге дип әйтеп буламы икән – белмим.
Ул яхшы үрнәк, әлбәттә, әмма үрнәк буларак, зур масштаблар алып эстрада үсешенә яхшы этәргеч бирерлек дәрәҗәдәге үрнәк түгел. Аңлата алдыммы? Сизелми этәргече, сизелми уңай нәтиҗәсе. «Барс-медиа» турында исә бөтенләй дә мәгълүматым юк – «Татар җыры» фестивалендә байтак еллардан бирле булганым юк, булмаган әйберне мактый да, сүгә дә алмыйм. Алар миңа, мин аларга кызык түгел – чөнки безнең дөньялар кисешми башлады. Беренче исемә төшкән мәгълүмат – Уфада Фидан Гафаровны искә алып концерт оештыру һәм аның белән бәйле нәни генә матавык.
Ә инде «татар продюсерлык институтының» бөекләрне искә алу концертларына зур игътибары дигәннән, Ркаил Зәйдулланың Язучылар берлегенең идарә утырышында әйтелгән «...безнең әдәбият китеп бара торган әдәбиятмы, әллә киләчәге дә бармы», дигән сүзләре искә төшеп китте. Фикеремне шуңа параллель үткәреп дәвам итәм: татар эстрадасында (шоу-бизнесында) продюсерлык институты популяр шәхесләребезне зурлау юлын сайлады – хөрмәткә лаеклы юл, ләкин бу киләчәккә илтми.
Продюсерлык темасын әлегә ябып, төп темабызны дәвам итәбез. Шоу-бизнес массалар культурасына йөз тота, ул киң массаларны колачлап эш итә. Әдәбиятта киң массалар өчен төрле жанрдагы җиңел укылышлы беллетристика китаплары (тар мәгънәдә), кинематографиядә баш катырмыйча гына карарлык блокбастерлар, мелодрамалар булган кебек, музыкада әнә шушы шоу-бизнес дигән зур экосистема бар. Болар барысы да – әдәбиятта да, кинематографиядә дә, музыкада да һ.б. гадилеккә һәм, әлбәттә, коммерция уңышына йөз тоткан юнәлеш.
Совет чорында эстрада үз вакытында дәүләт карамагында, ягъни филармония эчендә булып, бюджетка зур акчалар китергән. Әлеге дә баягы продюсерлык эше дә дәүләтнең үз кулында булып, барысы да филармония аша тормышка ашырылган. «Хәзерге артистлар шултиклем бәхетле! Үзләре өчен рәхәтләнеп эшлиләр, беркемгә баш иясе юк. Эшләп тапканнары – үз кесәләренә, үз гаиләләренә. Мин филармониядә кол хәлендә, эшләгән хезмәт хакымны да тиешле дәрәҗәдә ала алмый яшәдем. Ул чакларда хәзерге заманның киләсен белсәм, ике дә уйлап тормыйча, ташлап киткән булыр идем», – дип язган булган Хәмдүнә Тимергалиева үз китабында.
Дизайн – Ильяс Хаҗиев
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хәзер эстрада бүлеге юк, гәрчә яңадан ачыла икән дисәләр дә, Мәдәният министрлыгының бер коллегия утырышында шул вакыттагы министр Айрат Сибагатуллин «ачабыз» дип игълан итсә дә, Эстрада бүлеге дип аталган бүлек юк. Хәер, аның булуы кирәк дип тә уйламыйм – фәлән берәмлек штат булдырып, 700 татар артистының (шартлы сан: 100 дә дия алабыз, 1000 дә дия алабыз – кемне артист дип санавыбыздан тора – авт.) унысын (монысы да шартлы сан – авт.) хезмәт хакы белән тәэмин итү ни үзгәртер иде икән – белмим. Башкалар да шул чама уйлыйдыр, бәлки, шуңа күрә юктыр.
«Эстрада бүлеге ябылды дибез, ләкин аның урынына шул штат берәмлекләре нигезендә 1999 елда фольклор ансамбле туды. Начармы бу, яхшымы — икенче мәсьәлә. Эстрада — демократиянең иң чәчәк аткан җире. Аңа тыкшынып булмый. Консерватория бетергәнме-бетермәгәнме, нота таныймы-танымыймы, җырчыны халык акчасын түләп сайлап ала. Без ул халыкка барып: «Сез хаклы түгел, сез дөрес карамыйсыз», диикме? Без сезгә башкасын күрсәтәбез дип, альтернатива яса син! Башкасын булдыр! Халык сайлаган икән, нигә анда тыкшынырга?! Әйе, эстрадага сорауларыбыз бар, ул элеккегә охшамаган. Әмма демократияне кая куясың? Конституциядә язылган ирекне кая куясың?» – дигән иде Кадим Нуруллин бер интервьюсында.
Моннан берничә ел элек Рифат Фәттаховтан: «Татар эстрадасын сүгү бик табигый хәлгә әйләнде. Аны бөтен кеше сүгә. Ничек уйлыйсыз, туксанынчы елларда татар эстрадасын башка юнәлешкә җибәреп була идеме? Сез эстрадада кайнаган кеше буларак ниндидер анализ ясаганыгыз бардыр, бәлки», дип сорагач, ул: «...тарихи процесслар турында сүз барганда шартлы фигыль була алмый. Әмма тәгаен ачык итеп мин шуны әйтә алам: бүгенге эстрадабыздагы проблемалар, бик зур кимчелекләр сез күздә тоткан туксанынчы елларга барып тоташа. Бүген эстрадада кризис дип әйтәбез икән инде, «чишмә башы» шушы туксанынчы елларда, нигезе шунда», – дигән иде.
Шул ук интервьюда: «...эстраданы дәүләт кенә колачлый алмый һәм колачларга тиеш тә түгел. Миңа калса, дәүләт үз мөмкинлекләреннән, хокукларыннан һәм бурычларыннан чыгып, сыйфатлы эстраданың мисалын бирергә, безгә кая омтылырга тиешлеген күрсәтергә тиеш», – дигән иде.
Күрсәтте дә кебек инде, «Үзгәреш җиле» шушы омтылыш иде, миңа калса.
Дизайн – Ильяс Хаҗиев
Ххх
Бу язмада татар эстрадасы үткән юлны барлап тормабыз. Легендар Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһаповларның бүгенге сәнгатькә театр-кино аша кайтуына горурланып, легендар Таһир Якупов, Флера Сөләймановалар буынын хөрмәт белән искә алып, бөек Ренат Ибраһимов, Хәйдәр Бигичевлар истәлегенә баш иеп, Вафирә Гыйззәтуллинаның гаҗәеп затлы тавышын күңелдән үткәреп, Хәмдүнә Тимергалиевага сокланып, озын сәхнә гомере кичергәннәрнең һәм атылган йолдыздай кыска вакыт ялтырап үткәннәрнең һәрберсенең якты истәлегенә догада булып алга таба китик.
Туксанынчы елларга тукталсак, яңа эстрада чорында балкып кабынган да гаҗәеп популяр булып, аннары сәхнәгә ябышып ятмаган Фирзәр Мортазин, безнең буынны хыялландырган «Болгар»/«Заман» ансамбльләре искә төшә. Халык бәгъреннән өзелеп төшкән легендар җырчыбыз Хәния Фәрхи образы йөрәкне сызып ала. Әле бүген дә сәхнә тоткан Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин һәм, әлбәттә, Салават Фәрхетдиновлар буынын сокланып искә алабыз.
Болары һәрберсе үз вакыты аралыгында татар эстрадасаның китлары булса, акулалары да, тирәдәге вак балыклары да бар инде. Һәрберсе үз җимен эләктереп калу өчен һәр чорда да үз мөмкинлекләреннән «канлы көрәш» баргандыр, әмма сүз ул хакта да түгел. Без бүгенге – яңа гасырның бүгенге эстрадасы вә шоу-бизнесы турында сөйләшмәкчебез. Иң-иңнәр исемлеген алга таба дәвам итсәк, бүгенге иң популяр булган җырчыларга килсәк, Ришат Төхфәтуллин, Гүзәл Уразова, Марат Яруллин... Тагын күп инде алар, теләсәгез, үз зәвыгыгызга карап, исемлекне үзегез тутыра аласыз. Элвин Грейны исемлеккә кертәсе идеме соң? Татар җырчысы түгел дә бугай инде... гәрчә татар җырчылары татар халкының бәгыренә үткәреп җырлаган җырларны заманчалаштырган итенеп йөрсә дә...
Ххх
Инде тарихи җилләнеп алулардан соң бүгенге эстрада сыйфатына килик. Юк, юк, мин аларны сүгү максатын алдыма бөтенләй дә куймадым. Эстрада белән дәүләтнең үзара мөнәсәбәтләрен күзәтү кызык.
Мәгълүмат өчен: Татарстанда музыкаль уку йортлары юк түгел – ВУЗлардан башласак, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова кебек эстрада җырчылары укыта — профессорлар) һәм Казан дәүләт мәдәният институты (Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиевалар биредә профессорлар) бар, ССУЗлардан И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Чаллы сәнгать көллияте, Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте, Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте – кыскасы, музыкаль белем алу мөмкинлекләре юк түгел. Хөкүмәт җырчы булырга теләгән яшьләребезгә уку мөмкинлеге бирә диик.
Әмма хәзерге эстраданың йөзен барлыкка китергән – «татар эстрадасының хәзерге дәрәҗәсен» тәшкил иткән (ягъни, аны түбән төшергән җырчылар кайдан килә соң? Кайлардан пәйда булалар алар диярсең? Укыйлармы алар? Нота танымаган килеш җырларга мораль хакы бармы аларның? Әмма Кадим Нуруллин әйтмешли, «халык сайлаган икән, тыкшына алмыйбыз»мы?
Тыкшына алмасак та, Хөкүмәтебез ярдәме белән «Үзгәреш җиле» белән үрнәк күрсәтергә тырышып каралды. Әйе, фестиваль кысаларында кызыклы гына аранжировкалы матур гына композицияләр туды. Әмма яхшы үрнәкнең «побочкасы» буларак, бу татар эстрадасы өчен иске җырларны куллану өчен лайфхак булды түгелме? Бер җырчы икенче җырчының популяр җырын алып «яңа сулыш бирүенә» бәйле ничә скандалны искә төшерә аласыз? Әйе, алар булды. Иске җырны яңадан җырлауның тавыш-тынсыз гына алыш-биреш белән хәл ителгән чаклары да күп инде – барысын да күрәбез. Мәсәлән, Әнвәр Нургалиев Сәгыйть Гыйбашевны үз концертына чакырып, аның күз алдында аның хитларын үзе җырлаган, ди. Шулай итеп, бик популяр җырчыларыбызның бик популяр җырлары элек булганны яңадан җырлауга кайтып калды. Ностальгия – бөек хис: җыры да кадерле, йөзе дә популяр, үзеңнең яшь-чибәр чагың да искә төшә, эх!..
Димәк, алга таба бюджет акчалары түгеп «Үзгәреш җиле» фестивале ясауның ихтыяҗы да юк кебек – «процесс пошел», әмма дөрес якка табамы? Ләкин инде без аны туктата алмыйбыз кебек.
Җырчыларның сыйфатына килсәк, «аттан ала да туа, кола да туа» дигәндәй, төрлесе бар, эстрада сәнгатендә (!) барысы да начар дия алмыйбыз. Безнең бик затлы, сольфеджио белгән һәм бөтен ноталарны, бутамыйча, дөрес алып җырлый торган җырчыларыбыз бар. Алар арасында кешегә кызыксызлары булган кебек (әйе, вокал мөмкинлекләре биреп тә, Ходай харизма бирмәгән булса, ни хәл итәрсең), үзе затлы, үзе халыкчан тембрлы, харизмалы артистларыбыз да бар.
Профессиональ җырчы дигәннән, лирик чигенеш. Соңгы арада милли җанлы татар интеллигенциясе арасында «Кеше китә – җыры кала» телесериалын Тукай премиясенә тәкъдим итү темасына актив мөрәҗәгатьләр яңгыраштырды. Режиссёр һәм продюсерлар нинди карарга килгәннәрдер – белмим. Миннән киңәш сорасалар, мин иҗади команда һәм төп артистларны гына түгел, ә менә әлеге сериалның төп җырын да Тукай премиясенә куяр идём – әйе, композитордан (Миләүшә Хәйруллина), шагыйрәдән (Гөлүсә Батталова) һәм җырчыдан (Илгиз Мөхетдинов) торган өчлекне. Эпик әсәрнең эпик җыры.
Дизайн – Ильяс Хаҗиев
Дәвам итәбез.
Затлы җырчыларыбыз дигәннән, бер кызыклы күзәтү. Эстрада җырчыларының касталарга бүленүен сез дә күрәсезме соң? Безнең Хөкүмәт тарафыннан оештырылган рәсми концертларга йөрүче җырчыларыбыз һәм башкалар бар. Мәсәлән, Артур Исламов (хатыны Эльза Исламова белән), Илүсә Хуҗина, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдиновлар Казандагы затлы концертларның һәм төрле җирләрдә узучы мәдәният көннәренең даими катнашучылары. Кызык, элек бер үк җырчылар рәсми чараларда да чыгыш ясау белән бергә халыкка да хезмәт итсә һәм халыкның яраткан җырчысы булса, хәзер «югары каста» җырчылары гастрольләргә йөрмиләр кебек, йөрсәләр дә халык җыя алырлар идеме икән?
Хәер, Эльмира Кәлимуллин республиканың берничә зур шәһәрендә зур концерт оештырганы булды. Әле дә филармония афишасында исемен күрдем. Илгиз Мөхетдинов та төрле катлам тамашачыга кызыклы дип беләм, дөрес, концертларын оештырмый әле, кирәксенми микән…
Югары кастага эләкмәүчеләр яки моны кирәксенмәүчеләр ничек яши? Ничек яшәсен, Россиянең татар яшәгән урыннарын урап концертлар куялар, туйлар-юбилейлар алып баралар (яки барып җырлап кына кайталар), сабантуйларда һәм бәйрәм корпоротивларында катнашалар, социаль челтәрләрдәге аккаунтларын актив алып барып, язылучыларын төрле дәрәҗәдәге яңалыклар белән тәэмин итәләр, шул исәптән, хайп тудырып торалар, ягъни мәсәлән.
Рәхмәтле булыйк, күп кенә журналистларны гонорар белән дә тәэмин итәләр – коллегаларыбыз шулар яңалыгын үз ресурсларына күчереп, аларны тәртипле генә (почти) сүгү өчен үз мәйданнарын бирәләр, татар халкын бөтен җырчының төрле социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләрен эзләп йөрү мәшәкатеннән «коткаралар». Әле шул артистлар үзләренең халыкка хезмәт итүләрен Хөкүмәткә аңлатып, атказанган һәм халык артисты исемнәрен дә ала.
Без күбесенең кем икәнен белмибез дә, алар барыбер ала, чөнки кемнеңдер белмәве билгелелек яки билгесезлек күрсәткече түгел. «Я не доллар, чтобы всем нравиться», дигәндәй, ошатучылар бар икән, бирәләр инде исемне – бирсәләр соң, бирсеннәрсәнә. Сүз уңаеннан, быел Татарстан мәдәният министрлыгының коллегия утырышында Сәгыйть Гыйбашевка Татарстанның атказанган җырчысы дигән мактаулы исем тапшырылды. Дөресен генә әйткәндә, безнең сайтта бу турындагы яңалык хәтта җүнле-башлы караулар да җыя алмады. Гәрчә эстрадага бәйле яңалыкларга реакция белдерүчеләр тирәлегебездә аз булмаса да. Кызганыч, әлбәттә…
ххх
Эстрада дигәннән, тагын бер кызганыч әйбер – хәзер бу тирәлектә (хәер, хәзер генә түгел, күптән инде) җәмәгать эшлеклесе булырдай, үз сүзен әйтә алырдай затлар калмады. Илһам Шакировлар, Гөлзада Сафиуллиналар, Вафирә Гыйззәтуллиналар юк. Алар хәтле фикер йөртерлек башлары юкмы, әллә башны саклыйлармы? Ярар инде, татарча җырлыйлар бит дияр идең, хәзер бит алар татарча җырларга маташса да, русча сөйләшәләр. Татарча җырлаулары русча җырлап киңрәк мәйданга чыга алмаганнан, «ярамаган тагын» дип маташулары гына. Менә шундый телне бозып кыек-сыек җырлаучыларына протест белдереп, тыңламыйсы иде дә бит...
ххх
Мөнәсәбәтләр темасын дәвам итеп, эстрада белән республиканың үзара мөнәсәбәтләре: уку йортларында бюджет урыннары, җырчыларның «югары кастадагыларына» рәсми концертларда катнашып гонорар алу мөмкинлеге, мактаулы исемнәр бирү һәм кайберләренә «Пушкин картасы» белән концерт кую мөмкинлеге.
«Пушкин картасы» дигәннән, заманында аның хисабына яшь буынга хезмәт күрсәтергә атлыгып торучылар күп иде. Хәзер әллә инде Төхвәтуллиннар гына калганмы соң?.. Мәсәлән, Балтач районы мәдәният йортында 28 февральдә 1000 сумлык билет яки «Пушкин картасы» белән Алия Төхвәтуллина концерт куйса, 16 мартта 1300 сумлык билетка яки «Пушкин картасы»на Ришат Төхвәтуллин куя.
Беләсе килә, нигә Төхвәтуллиннар гаиләсенә генә мондый ышаныч белдерелгән. Әллә тагын да бармы? Кемнәр?
Эстрада белән республиканың үзара мөнәсәбәтләре темасын дәвам итеп, Мәдәният министрлыгы кайчагында халык җыя ала торган артистлар белән коллаборацияләр дә ясаштыра. Ягъни, ниндидер җитди милли чараларга халыкның үзен җыю яки игътибарын җәлеп итү өчен артистларны куллана. Фирдүс Тямаевның ТР Фәннәр академиясендә ниндидер бер фәнни чара алдыннан чыгыш ясаганын да, Мәдәният министрлыгы уздыра торган «Уйнагыз, гармуннар» йөреше алдыннан гармун уйнап барганын да хәтерлим. Илсөяр Бәдретдинова Изге Болгарда уздырылган фестивальдә чыгыш ясаган иде. Казан Кремлендә «Дәртфест»ның («Таткультфест»ны алыштырган фестиваль) бер сәхнәсенә Марат Яруллинның сәхнә тотканын беләм.
Эстрада белән республиканың үзара мөнәсәбәтләре дигәндә, эстрада белән район администрацияләре яки аларның төрледән төрле оешмалары мөнәсәбәтләре дигән четрекле тема бар бит әле. Үзем беркемнең дә кулыннан тотканым юк, әмма бюджет оешмаларына билет алу тәкъдимнәре, профсоюзлар аша билет алып тарату гамәлләре бар диләр – халык сөйли. Монда касса җыя торган җырчылар турында сүз бармыйдыр инде, вак балыклар турындадыр. Бәлки, алар районның мәдәни чараларында катнашалардыр. Ярар, монысы үзе бер зур тема.
ххх
Эстрада белән республиканың үзара мөнәсәбәтләре темасын тагын да дәвам итеп, байтак еллар дәвамында сәнгать советлары (худсоветлар) турында бәхәсләр чыгыштырыштыргалап торуын искә төшерик, Музыкаль театр кирәклеге турында да сөйләштерештергәләп алабыз – анысы да шушы темага барып тоташа.
Дөрес, чынлап торып анализлый башлагач, без әле Музыкаль театр белән Музыкаль-драма театрын да аера белмибез булып чыкты, асылында ни ятуы турында да күазллаулар гаять төрле икән ләбаса.
Худсоветлар дигәннән, Кадим Нуруллинның җан ачысы белән әйткән: «Халык сайлаган икән, нигә анда тыкшынырга?! Әйе, эстрадага сорауларыбыз бар, ул элеккегә охшамаган. Әмма демократияне кая куясың?» – дигән сүзләре сәнгать советлары темасын аңлата кебек.
Әйе, уйлап карасаң, халыкның сайлавына килеп төртеләбезме? Халык надан дип нәтиҗә ясап куябызмы? Әйе, бу иң җиңел юл. Ә халыкка альтернатива буларак нинди музыкаль продукт бирәбез соң?
Филармониягә килгәндә, әйе, сирәк кенә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертлары булыштыра. Афишаны ачып карадым: чираттагысы 8 мартта диелгән. Филармония афишасында Филүс Каһиров, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Эльмира Кәлимуллина исемнәрен күрдем.
Сүз уңаеннан, Казан филармониясе дә бар бит әле. Анысында байтак кына җырчылар штатта да. Кызыклы гына музыкаль спектакльләр дә ясыйлар.
Матди мөмкинлекләре чыгуга карап, «Калеб» яңа буын җыены затлы концертлар оештыра. Мәсәлән, «Илһам Шакировка багышлау»... Казанда елга бер мәртәбә «Мирас» татар музыкасы фестивале була. Бу фестиваль кысаларында өч концерт дигән сүз һәм ул рекламаларсыз гына уза. Аның тере музыкалы затлы концерт яратучы үз тамашачысы җыелган булса кирәк, яңаларын эзләүгә ресурслар түгеп мәшәкатьләнмиләр. Билет бәясе – 200 сумнан.
«Калеб» үз концертларын модалы тамаша итәргә тырышса һәм аңа әкренләп ирешеп килсә дә, «Мирас»та мондый омтылыш юк. VIP урыннарда бушлык, әллә ул урыннарда утырырга лаеклы затларны чакырып та тормыйлар, әллә чакырып та килмиләр.
Шулай итеп, шундый хәлләр, җәмәгать. Әлегә такы-токы эстрадага альтернатива булырдай затлы эстрада тамашачы ихтыяҗын тәэмин итәр дәрәҗәдә түгел. Ул затлы җырчыларга – халык, халыкка алар кирәкми. Халык белән көн саен кем эшли? Социаль челтәрләрдә халыкка җим биреп, хайп ясап яткан шырдый-бырдый җырчылар эшли. Алар халыкка үзләрен сүгәргә дә, жәлләргә дә мөмкинлек бирә – шуның белән алар кадерле. Шуңа күрә алар мәдәни киңлектә әйбәт кенә яшәп яталар.
Эстраданы тәртиптә салуның ике юлы – яки артистны, яки тамашачыны тәрбияләргә кирәк. «Үзгәреш җиле»нә нәтиҗә ясап, артистны тәрбияләп булмавын аңладык кебек, тамашачыны тәрбияләп карасак дим инде...
Эстрадага ачуы килүчеләргә бер киңәш. Зумерларча әйтсәк, лайфхак. Бүгенге эстрада ачуыгызны китерә икән, тыңламагыз. Мин шулай итәм.
Дизайн – Ильяс Хаҗиев
ххх
Ә шулай да эстрадага зур бер претензиям бар. Дөресрәге, яңа гасырда Сабантуйлар оештыручыларга. Сабантуйның гасырлар дәвамында килгән милли рухын сыегайтып, Сабантуйның асылын халыкның бушка попса тыңлавына кайтарып калдырдылар алар. Хәзер инде кирегә юл да юктыр кебек тоела хәтта. Кызганыч инде…
ххх
Әлеге «мозаика» кебек җыелган тексттан нинди нәтиҗә ясарга соң? Без татар эстрадасының үзара кисешми торган ике параллель дөньяда яшәвенең шаһитләре. Мисаллар белән сөйләшсәк, ул болайрак инде, җәмәгать: әйтик, безнең затлы матур баритон тавышлы Артур Исламов бар (хатыны Эльза Исламова да җырлый) һәм бик халыкчан Алмаз Мирзаянов бар (хатыны Зөлфирә Мирзаянова бик матур тембрлы яхшы вокалга ия). Артур хөкүмәт чараларында җырлап йөри (һәм гонорар ала), ләкин концертлар белән республика буйлап йөрми, йөрсә дә халык җыя алыр идеме икән – белмим, Алмаз гастрольләр белән йөри (билет сата) – консерватория белемле җырчы түгел, ләкин аңа тамашачы йөри, ул халыкның үз арасыннан чыккан җырчы.
Бу урында халыкның зәвыген тәрбияләү турында озы-ы-ы-ы-ын монолог язып булыр иде. Әмма әлегә туктыйк әле. Ә сез нәрсә уйлыйсыз?