Россиядә инвалидлар өчен парковка кагыйдәләрен үзгәртергә тәкъдим итәләр.
Дәүләт Думасына кертелгән яңа закон проекты буенча, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә түләүле парковка зоналарында бушлай машина кую хокукын киңәйтергә мөмкиннәр. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
КПРФ депутатлары тәкъдим иткән инициатива нигезендә, инвалидлыгы булган машина йөртүчеләр яки аларны йөртүче кешеләр, махсус билгеләнгән урыннар буш булмаган очракта, түләүле парковкадагы теләсә кайсы урыннан бушлай файдалана алачак.
Хәзерге вакытта закон буенча парковкаларда инвалидлар өчен кимендә 10 процент урын каралырга тиеш. Әмма практикада бу урыннар еш кына башка машина йөртүчеләр тарафыннан биләп куела.
– Гади кеше күрше кварталда урын табып җәяү килә ала. Ә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бу кайчак физик яктан мөмкин түгел, – дип аңлаткан депутат Сергей Обухов.
Парламентарий сүзләренчә, бүген инвалидлар еш кына катлаулы хәлдә кала: махсус урыннар буш булмагач, алар машиналарын гади түләүле урынга куярга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, автоматик система парковка өчен түләмәгән дип штраф яза.
Депутатлар моны гаделсез дип атый һәм законны үзгәртергә кирәклеген белдерә.
Әгәр документ кабул ителсә, ул рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керергә мөмкин.
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.