Бу хәбәр — халык иҗаты һәм бераз юмор төсмерен кертә. Синоптиклар фаразы түгел.
Элек һава торышын табигать “сигналлары” буенча белгәннәр. Күке, коңгыз, каен — барысы да үзенчә “фараз” биргән. Бу хакта «Комсомольская Прадда
Кыскача сынамышлар:
– Май салкын булса — иген уңышлы
– Май яңгырлы — июнь коры
– Май коңгызлары күп — корылыкка
– Имән яфрак ярса — салкыннар кайта
Көнлек билгеләр:
– 5 май: күке озак кычкырса — һава яхшырачак
– 6 май: кызгылт кичке таң — начар һавага
– 15 май: сандугач төн буе җырласа — кояшлы көн
– 16 май: шомырт чәчәк атса — суыта
– 26 май: черки күп булса — җиләк, гөмбә уңышы күп булачак.
Бу сынамышлар кызык, ләкин бакчага чыкканда барыбер термометрга күз салу комачауламый.
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.