26нчы апрельдә 23:50 минутта Мамадыш Әкил — Рус Әҗәле авылы юлының 4нче км-ында 2007 елгы «Рено Логан» автомобилен йөртүче тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм, металл киртәгә бәрелеп, машинасы белән әйләнеп каплана.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Норлатта яшәүче машина йөртүче исерек килеш руль артына утыра һәм аның автотранспорт белән идарә итү хокукы булмый.
Машинада өч пассажир була. Алган җәрәхәтләрдән 2010 елгы яшь кыз урында һәлак була. Калган ике пассажир (2012, 2009 елгылар) хастаханәгә озатыла.
Хәзерге вакытта һәлакәт нечкәлекләре ачыклана.