Язгы чакырылыш башланды: Кукмара районы хәрби комиссары быелгы үзгәрешләр турында аңлатты

  • 19.04.2026 13:11
Язгы чакырылыш башланды: Кукмара районы хәрби комиссары быелгы үзгәрешләр турында аңлатты

Быелдан башлап, булачак солдатларга чакыру язуы (повестка) «Дәүләт хезмәтләр порталы» аша электрон рәвештә җибәрелә.

Район хәрби комиссары, гвардия майор Альберт Гомәров хәрби хезмәткә чакырылыш белән бәйле үзгәрешләр турында сөйләде.

Хәрби комиссарның сүзләренә караганда, 2026 елның 1 гыйнварыннан чакырылыш комиссиясе ел әйләнәсе эшли башлады, ә комиссия тарафыннан кабул ителгән карарлар 12 ай дәвамында гамәлдә була. Шул ук вакытта хәрби хезмәткә чакырылыш вакыты үзгәрешсез кала: ул елга ике тапкыр — 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр үткәрелә.

— Сәламәтлеге буенча яраклы дип табылган егетләр башлыча Россия Үзәк федераль округындагы хәрби частьларда хезмәт итәчәк. 24 апрельдә беренче төркем юлга кузгала. Чакырылучыларның берсе дә махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Шуңа күрә армия яшендәге уллары булган әти-әниләрдән борчылмауларын сорыйм, — диде ул.

Альберт Раиф улы хәрби исәпнең электрон реестрына да тукталды.

— Быелдан башлап, булачак солдатларга чакыру язуы (повестка) «Дәүләт хезмәтләр порталы» аша электрон рәвештә җибәрелә. Шәхси кабинетта урнаштырган вакыттан алып, ул тапшырылган дип санала. Әгәр чакырылучы үзвакытында хәрби комиссариатка килми, армиягә барудан качып йөри икән, андыйларга вакытлыча чикләүләр кулланылырга мөмкин, — ди гвардия майор. — Әлеге программа чакырылучыларны һәм хәрби исәптә торучыларны контрольдә тоту, мәгълүматларны (гаилә хәле, эш, уку урыны, белем алуда, яшәү яисә эш урынын алыштыру белән бәйле үзгәрешләр) яңарту, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарның хәрби исәбен алып бару буенча хәрби комиссариат эшен тикшереп торуны гамәлгә ашыра.

Очрашу вакытында сүз килешү (контракт) буенча хәрби хезмәт итүнең өстенлекләре, пилотсыз очкыч операторлары (БПЛА) хезмәте турында да барды.

— Батыр йөрәкле, Ватанын яраткан ир-егетләр өчен килешү нигезендә хәрби хезмәт узу — тотрыклы эш хакы, социаль гарантияләр һәм һөнәри үсеш мөмкинлеге дигән сүз. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә төрле белгечлекләргә ихтыяҗ зур. Аеруча, пилотсыз очкыч операторлары хезмәте әһәмиятле. Алар разведка алып бара, мәгълүмат җыя, хәрби бүлекчәләрнең эшен координацияли һәм башка җаваплы бурычларны үти, — дип билгеләп үтте хәрби комиссар.

Шулай ук Альберт Гомәров хәрби югары уку йортларының өстенлекләрен дә атады:

— Мондый белем йортлары түләүсез уку, гарантияле эш урыны, тотрыклы тәэмин ителеш һәм карьера үсеше мөмкинлеге бирә. Курсантлар дәүләт тарафыннан тулысынча тәэмин ителә, беренче көннәрдән үк бердәм коллектив әгъзасына әверелә. Хәрби уку йорты — ул белем алу гына түгел, ә тәртип, намус һәм иртәгесе көнгә ышаныч мәктәбе. Һөнәр сайлаган вакытта яшьләр бу хакта да уйласын иде.