Чәршәмбе, 18 мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем фаразланмый.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 3–8 метр булачак.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1…-6 градуска кадәр төшәчәк, ә көнчыгыш районнарда урыны белән -10 градуска кадәр суыта. Көндез исә һава +4…+9 градуска кадәр җылыначак, ә көнбатыш районнарда температура +13 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Юлларда төнлә һәм иртән бозлавык барлыкка килүе ихтимал, шуңа күрә машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга киңәш ителә.
Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.