Кешенең баш мие 36-39 яшьтә картая башлый. Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко «РИА Новости» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
«Баш мие асылда 36-39 яшьтә картая башлый», – дигән академик.
Моңа кадәр кеше нәрсәләрдер уйлап табарга, ниндидер идеяләрне башына китерергә мөмкин, ә инде шуннан соң булганнары белән генә яши, дип билгеләп үткән Онищенко.
Аның әйтүенчә, баш мие картаюга генетика йогынты ясый.