Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр: көчле җил һәм боз явуы көтелә

  • 19.05.2026 08:05

Иртәгә, 20 майда, Татарстанда көндез һәм кичен көчле җил көтелә. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, республиканың кайбер районнарында боз яварга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышында үзгәрешләр булу сәбәпле, реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында качмаска киңәш итә.