“Крокус”ка һөҗүм итүчеләрнең башка урында вәхшилек кылырга тиеш булганлыгы ачыкланды

  • 08.04.2026 06:19

“Крокус Сити Холл” сәүдә үзәгенә һөҗүм иткән террорчыларның һәм чит илдәге кураторларының башта Москва-Сити эшлекле үзәгендәге бинаны сайлап алулары ачыкланган. Әмма боевиклар әлеге бинаны теракт өчен уңайсыз максатка санап, Красногорскидагы концертлар залына “тукталган”. Суд тикшерүләрендә катнашучыларның берсе “ТАСС” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Терактны башкаручыларга башта “Москва-Сити” бинасы адресын җибәргәннәр, әмма алар аны максатка туры килми дип санаган. Шуннан соң Сәйфулло (террорчыларның кураторы – эзләүдә) Красногорскидагы “Крокус” концертлар залын максат итеп күрсәткән”, – дип сөйләп үткән агентлыкка әңгәмәдәше.

Исегезгә төшерәбез: Икенче Көнбатыш округы хәрби суды 12 мартта террорчылык акты турында җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды: 15 җинаятьче, шул исәптән терактны башкарган дүрт вәхши гомерлеккә төрмә җәзасына, дүрт ярдәмчесе 19 ел да 11 айдан 22 ел да 6 айга кадәр хөкем ителде.