Чит илдә ял итү чир белән яный: табиблар нәрсәдән сакланырга кирәген әйтте

  • 29.06.2026 11:00

Җылы эзләп чит илләргә юл алсагыз, чемоданны гына түгел, сәламәтлекне дә алдан кайгыртыгыз. Аеруча тропик илләрдә ял итүчеләр колагына бу. Хайваннар белән фотога төшәргә, филләргә атланып йөрергә планыгыз булса, чарасын алдан күрергә киңәш итә белгечләр.

– Вьетнам, Кытай, Мальдив утраулары, Шри-Ланка, Таиланд кебек юнәлешләрне сайлаган булсагыз, бу илләрдә йоктырырга мөмкин булган авырулар безнең ил кешеләрендә аеруча авыр уза. Организм мондый чирләргә ияләшмәгән. Хайваннарга кул белән үрелгәнче яхшылап уйлагыз, пляжда сөлге җәймичә комга ятмагыз, калын табанлы аяк киеме киегез. Туроператордан алдан ук шул җирлеккә хас инфекцияләр турында белешегез, кирәк булса вакцинасын ясатыгыз. Мелиоидоз, Денге бизгәге, малярия, миненгит, холера йоктырып кайтудан саклар бу, – дип кисәтте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Ял итеп кайткач 21 көн дәвамында сәламәтлегегезгә игътибарлы буласы әле. Үзегезне күзәтергә, үзгәрешләр сизелсә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк булыр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

v

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге ...

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды

2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу у ...

Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ...

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социа ...