Җырчы Наил Әзһәмов турында: «Аны авыр сүз әйтеп тә елатып була иде»

Җырчы Наил Әзһәмов турында: «Аны авыр сүз әйтеп тә елатып була иде»

  • 22.05.2026 00:44
Җырчы Наил Әзһәмов турында: «Аны авыр сүз әйтеп тә елатып була иде»

Чаллыда яшәп иҗат иткән күпкырлы шәхес — талантлы җырчы, театр актёры, шагыйрь Наил Әзһәмовның вакытсыз арабыздан китүе билгеле булды. Артистка нибары 50 яшь иде. «Интертат» якыннары һәм иҗатташ дуслары белән аралашып, артист турында якты хатирәләр туплады.

Наил Әзһәмов — Чаллы халкы өчен таныш исем. Аны матур җырлары, мәгънәле шигырьләре аша да, алып баручы буларак та беләләр. Үзенең иҗат юлын иcә Наил Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрында алып баручы һәм актёр буларак башлаган.

Җырларын күп тапкыр радиолар аша ишеткәнем булса да, Наилнең үзен беренче тапкыр былтыр Нурзадә концертында күргән идём. Төзек тел белән, матур сөйләүче артист буларак игътибарны җәлеп иткәне исемдә.

Дуслары сүзләренчә, Наил үзен чын мәгънәсендә иҗатка багышлап яшәгән шәхес. Әле соңгы арада гына да яңа җырлар яздырган, үз студиясен ачарга хыялланган, зур планнар белән янган. Тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан күпме гомер бирелгәнне беребез дә белмибез шул…

«Күңел төшенкелеге булды...»

Наилнең бертуган апасы Гөлнәзирә ханым Хөсниярова энесен иң матур, иң яхшы сүзләр белән генә искә алды.

Без күпбалалы гаиләдә — 6 малай, 5 кыз үстек. Наил — иң төпчегебез. Иң яраткан энекәшем ул минем, яшь аермабыз 12 ел булгач, үзем карап үстердем дисәм дә арттыру булмас. Үзе дә «Гөлнәзирә апам» дип кенә торды.

Бар яктан уңган-булган, бик акыллы, тәртипле егет булды. Ашарына да әзерли, керен дә юа, чиста-пөхтә иде. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә укыды, олимпиадаларда призлы урыннар алып кайта иде.

Наил кечкенәдән сәхнәгә тартылды. Әти-әниләребез сыман сәнгатьне яратты, урындыкка басып җырлап, гаилә концертлары куеп үсте.

11 яшь тирәсе булдымы икән, бер бәйге вакытында Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев күреп алып, Наилне үзенә укырга чакырган иде. «Балакаем, кечкенә бит әле син, берүзеңне ничек чыгарып җибәрик?» — дип, әниләр рөхсәт итмәде. Быел менә Наил, музыкаль белем аласы килеп, Винера Ганиева классына укырга керергә документлар әзерләп йөрде. Винера Ганиеваның үзен: «Сиңа күптән укырга вакыт иде инде, Наил», — дип, бик шатланып кабул итүен сөйләде.

Энебез «Туган тел», «Мәйдан» телеканаллары белән хезмәттәшлек итте. Җырлары хит-парадларда гел яхшы урыннар яулый торган иде. Киләчәктә төрле якларга концертлар белән йөри башлау, популярлашу теләге дә булды. Вокал студиясе ачу нияте белән дә янды. Шулай ук шигырьләрен, гаиләбез турында истәлекләрен туплап китап чыгару хыялы белән яшәде, — ди ул.

Гөлнәзирә ханым сөйләвенчә, гел иҗатта булса да, Наил соңгы арада бераз моңсуланып йөргән.

Күңел төшенкелеге булды аның. Төпченеп сорарга кыймадык. «Апаем, шигырләрең дә сирәгәйде. Никтер язмый башладың дигәч: «Әле илһам килми бит апа», — диде.

Туган җанлы иде. Бар яклап ярдәм итәргә тырышты, соңгы әйбере белән бүлеште. Бөтенебез дә ярата идек аны. Туганнар арасында ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Наил белән исә беребезнең дә беркайчан да сүзгә килгәнебез булмады.

Абыйларының китүен үземнең балалар да бик авыр кичерделәр. «Икенче әтиебез иде бит ул безнең», — дип елыйлар. Әле былтыр гына кызымны «Сабан туе гүзәле» бәйгесенә әзерләде. Яңа җыр иҗат итеп, шуны сәхнәдә бергә башкардылар, — ди ул.

Гөлнәзирә ханым Наилне арабыздан алып киткән көн вакыйгаларын да искә алды.

Үзбәкстанга ялга барып кайткач, авырып торды, температурасы да күтәрелде. Ул көннәрдә янәшәсендә күбрәк зур апабыз булды. Наил үләсе көнне, эшкә китәр алдыннан, иртән кердем. Хәле әйбәт булмагач, ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде, хастаханәгә алып барырга, табибларга күрсәтергә теләдек. Ләкин Наилнең хастаханәгә барасы килмәде, «отказ» язып, өйдә калды. Үләчәген күңеле белән сизеп, өйдән хастаханәгә китәсе килмәдеме икән дибез…

Барыбызга да нык авыр. Бергә үскәнгәдер, аеруча да якын булдык. Мәктәптә дә гел терәк булырга тырыша идём үзенә. Үзе дә серләре белән уртаклашып, ачылып сөйләшер иде… Ләкин менә шушы бер 3 ай тирәсе генә бераз үз эченә йомылды, кәефсез йөрде.

Әле бүген авылдагы төп йортыбызның бүрәнәләрен сыйпап: «Хуҗасыз калдың инде», — дип еладым. Үзбәкстанга китәр алдыннан гына Наил: «Шушы урында матур итеп йорт салып куярбыз әле апам», — дигән иде… Олыгайган саен күңел авылга тартыла, кайтмый булмас диде… Тик кайтуы менә шулай мәңгелеккә кайту булды», — дип сөйләде Гөлнәзирә ханым.

«Эшн чат ябышып эшләде»

Рәзилә Муллина, Татарстанның халык артисты, Минзәлә театры актрисасы:

Наил безнең театрга бер гади авыл малае булып, оялчан гына, тыйнак кына килеп керде. Башта без аны чаралар алып баручы итеп куйдык. Наил бер эштән дә куркып тормады. Чараларны мәрхүмә Эльмира Гәрәева белән парлап алып бардылар. Шуннан, мин боларны өйрәтәм бит инде. «Бу җөмләне болай итеп әйт, алай дөрес түгел», — дим. Шул өйрәтүләрдән арып, елап, дәфтәрләрен алып чыгып китә дә, бераздан тынычланып тагын кереп җитә. Наил шулкадәр йомшак күңелле булды, аны авыр сүз әйтеп тә елатып була иде.

Бераздан без Наилне биергә үгетли башладык. «Син Актаныш егете бит, ничек инде биемисең», — дигәч, Эльмира Гәрәева белән концерт өчен бию дә өйрәнделәр. Соңрак Наил спектакльләрдә дә уйный башлады. Кушкан эшкә чат ябышып эшләде ул бездә.

Аның вафат булуын ишетеп хушларым китте. Чаллыга спектакльләр белән килгәч, яныбызга кереп, хәлләрне белеп чыга иде. Гомумән, Наилне бик кешелекле, акыллы, яхшы тәрбия алган егет буларак күз алдында тотам. Сәхнәгә дә ул әзерләнеп чыга иде — матур киеме киелгән, аяк киеме чистартылган, чәче матур итеп алынган, көйләп куелган булыр. Хәтта, репетиция вакытында да. Әнә шундый бик нәфис, назлы сыйфатлары бар иде.

Наилне безнең өлкән буын артистлары да бик яратты.Театрда кемнең кем икәнлеге бик тиз ачыклана бит ул. Өметле артист буларак күрә идек, киткән чагында, бик кызганып калдык. Шуңа да, безнең театрда кемнән генә сорасагыз да, Наил турында бик матур, җылы сүзләр генә әйтерләр. Шәп егет иде, балакаем…»

«Күңелдә төер булып калды…»

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә, Наил белән якын дуслар булсалар да, соңгы арада гына күрешеп-сөйләшә алмауларына үкенечен белдерде.

Без Наил белән бик күптәнге дуслар. 2002 еллардан бирле аралашып яшәдек. Ул минем ике җырымны да башкарды. Хәл-әхвәлләребезне гел белешеп тора идек. Наил иҗатны ярата торган, хыялый кеше иде. Бик матур шигырьләр иҗат итте. Икәү бергә язган уртак җырыбыз да бар.

Аның китүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккан кебек булды. Наил белән иҗади планнарыбыз да бар иде. Соңгы күрешүебез декабрь аенда булды. Анда да мин чарага килеп кердем, ә аның инде китеп барышы иде. Гел каядыр ашыгабыз бит… Рәхәтләнеп арашырга өлгермәдек, шул күңелдә төер булып калды, — диде ул.

Сүз уңаеннан, Нурзадәнең Чаллыда узган концертында Наил: «Син дә кияүгә чыкмадың, мин дә өйләнмәгән. Пенсиягә чыккач, сөяк җылытып, бергә яшәрбез», – дип шаярткан иде.

«Якташларын Сабантуй мәйданынына җыеп, зур концерт оештырды»

Зөлфия Җиһан, җырчы, Наилнең сәхнәдәш дусты:

Без өчәү – Наил һәм Азамат Гайнанов «Сердәш» ансамблендә эшләдек. Резидә Шәрәфиевалар киткәннән соң җыелган состав идек. Килү белән шуңа игътибар иттем – Наил белән Азамат икесе дә театрдан килгән актёрлар буларак, сәхнәдә үзләрен шулхәтле иркен тоталар, ә мин каушыйм. Шуннан алар мине икәүләп каушамаска, курыкмаска өйрәтә башладылар.

Наилнең бик ярдәмчел булуы да истә калган. Хатын-кызның сәхнә күлмәкләре күп була бит ул. Гастрольләргә йөргәндә, зураеп киткән сумкаларымны һәрвакыт Наил ташыды.

Елмаеп бии-бии җырлый торган, бар яклап булган, чын сәхнә кешесе иде Наил. Матур шигырьләр яза, программаларын үзе язган шигырьләр белән бизи иде. Соңгы елларда бик күп иҗат итте, клиплар төшерде. Җырларының сүзләрен дә, көен дә үзе яза башлады. Хәзер бит җырлар чыгару өчен финанс мөмкинлекләре җитеп бетми. Наилнең әле дөнья күрергә өлгермәгән җырлары да бик күп калгандыр…

Соңгы тапкыр «Күңел» радиосына җырларымны ротациягә бирер алдыннан языштык. Аңа да минем көйгә язылган җырларын бирергә, чыгымнарны исә урталай бүләргә тәкъдим иттем. Наил исә бөтен чыгымнарны да үзе түләде, миннән акча алмады. Менә шундый үз авызыннан өзеп, кешегә бирә торган юмарт кеше иде.

Кая чакырсаң да йөгереп килеп җитә иде. Әйткән сүзендә торды, вәгъдәләрен бозмады. Тормышка зарлана башласаң да, позитив, яхшы киңәшләрен бирә иде. Гел ниндидер яңалыкка омтылды. Әле быел гына Винера Ганиева классына укырга да кергән иде.

Былтыр Наил туган авылы Актаныш районы Яңа Кормаш авылына кайтып үзенең юбилеен үткәрде. Якташларын Сабантуй мәйданынына җыеп, зур концерт оештырды. Шул бәйрәмгә минем дә кайта алуыма ничек сөенгәнен күрсәгез! Шатлыгыннан мине күтәреп алды да, зыр-зыр әйләндерә башлады… Концерттан соң барлык дусларын туган йортына алып кайтып, туган көнен үткәрде.

Наил үзе гаилә корырга өлгермәде. Бик нечкә күңелле булгач, йөрәген аңларлык кеше табуы кыен булгандыр.

Шушы көннәрдә Наилгә: «Ротациянең расписаниесен миңа да җибәр әле», – дип язган идём. Никтер җавап бирмәде. Ачып укымады, соңрак укыр әле дип, шалтыратып тормадым. Төнлә исә апасыннан Наилнең вафат булуы турында хат килеп төште… Мин, әлбәттә, башта ышанмадым, кемдер мине усал шаярта дип уйладым. Кызганычка, бу хак хәбәр булып чыкты…», – дип сөйләде безгә Зөлфия ханым.

«Аңа 50 яшь бирмисең дә, егетләр кебек иде!»

Чулпан Арсланова, Татарстанның атказанган артисты, Чаллы театры актрисасы:

Наил — безнең тугры тамашачыбыз иде. Спектакльләрне бер дә калдырмады. Аның белән һәрвакыт аралашып тордык. Наил күпкырлы талант иясе дә булды. Матур итеп шигырьләр дә язды, мәҗлесләр дә алып барды. Болары аның иҗади талантлары инде. Шулай ук аның бик оста стилист-парикмахер да булуын әйтергә кирәктер. Чәчләребезне матур итеп кисеп, буяп җибәрә иде. Улыма да күп тапкырлар матур, стильле прическалар ясады. Башкалардан үзенең ипле, бик гади булуы белән дә аерылып торды.

Наил әле күптән түгел генә ял итеп кайткан булган. Менә шулай көтмәгәндә -уйламаганда, кинәт китеп барган… Бу йөрәк чирләре дә елдан-ел яшәрә бара шул. Әле шушы көннәрдә генә Резидә Кадыйроваың вафатын ишетеп, моңсуланган идек. Инде Наил… Бу хәбәрне кабул итү барыбыз өчен да бик авыр булды…

Кичә иртән шәһәр моргы янынан озаттык….Йоклаган кебек кенә, матур булып ята…. Ул бит үзен шулхәтле матур итеп тота, матур итеп киенә иде. Аңа 50 яшь бирмисең дә, һәрвакыт егетләр кебек булды!

Иҗатташ дуслары арасында вафат булуын белми калучылар да күп булган. Минзәлә театры артистлары да саубуллашырга килергә теләгәннәр…Кызганычка, хушлашу ашыгычрак булды, – диде Чулпан.

«Яңа җырлар яздырып киткән иде»

Җырчы Айгөл Шәйхетдинова Наил белән «Сердәш» ансамбленең уртак концертларында гел бергә чыгыш ясауларын искә алды.

20 май — «Сердәш» ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе Ринат абый Гобәйдуллинның туган көне. Ул үзенең туган көнендә гел «Чаллы сириннәре» дигән концерт оештыра торган иде. Әлбәттә, ул концертларның берсе дә Наилдән башка узмады.

Әле күптән түгел генә безнең студиябезгә килеп, 3-4 яңа җыр яздырып киткән иде. Иҗади планнары зур иде. «Ришат, тагын килермен әле сиңа, синдә бик рәхәт җыр яздырулары», — дип сөйләшеп торган идек. Кеше бүген бар, иртәгә юк шул… Бу хәбәрне бик авыр кабул иттек, – диде Айгөл.

«Җырланмаган җырым бар әле...»

Социаль челтәрдәге дуслары да Наилнең сәхифәсендә бик күп комментарийлар калдыралар.

«Дустым, күршем минем, Наил, хуш, бәхил бул. Мәңгелек дөньясына бик иртә киттең дустым... Сагынырбыз сине.... Моңлы сандугачыбыз безнең... Үзеңнең тырышлыгың, үҗәтлегең белән күтәрелгән сәхнә йолдызыбыз бит син! Үзәкләрне өзеп китеп бардың»;

«И-и Наил! Урының оҗмах түрләрендә булсын! Башка сыймый»;

«Якты кояш кебек елмаеп

Тора иде синең йөзләрең.

Мәңгелеккә йомылдымыни?

Наил, балакаем, күзләрең.

Урының оҗмах түрләрендә булсын»;

«Эх, дустым, дустым. Әйтүче кеше дә булмады бит», – диләр.

Наил үзе ВКонтактедагы статусына: «Җырланмаган җырым бар әле...» – дип язып куйган булган. Һәм быел иҗат иткән шигырен урнаштырган.

Ак кар күмде эзләреңне…

Миннән алып киткән сукмакларны

Басты буран…

Җилләр өзде сүзләреңне…

Сиңа булган кайнар хисләр

Инде томан…

Боз астында калды сөю,

Күпме генә җылытсам да, өреп,

Сулыш җитмәс…

Йөрәгемдә бары нәфрәт, көю

Мәңге үтмәс…

Язлар килер , карлар эрер…

Миннән киткән юлларыңа хәтфә үлән

Салыр келәм.

Тик гөлләрем чәчәк атмас,

Тамырларын суык телгән .

Наил Әзһәмовның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз! Урыннары җәннәттә булсын!