13 мартта Казанда XIV Республикакүләм ифтар узачак

  • 06.03.2026 15:46

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Чарада 10 000 кеше катнашыр дип көтелә, ә 800 волонтёр хезмәт күрсәтәчәк.

Традицион чара Рамазан аеның 23нче көненә туры килә, анда 17:43 сәгатьтә ахшам намазыннан соң күмәк авыз ачу була.

  • Авыз ачу вакыты җиткәнче Республикакүләм ифтар катнашучыларын бай мәдәни программа көтә. Шулай ук хәләл ярминкә эшлиячәк. Бәйрәм чарасы 15:00 башлана.
  • 16:30да Республикакүләм ифтарның рәсми өлеше узачак.
  • Чарада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым зоналар, намаз уку өчен урыннар каралган.
  • XIV Республикакүләм ифтарга билетлар алу өчен мәчетләргә яки Татарстан мөхтәсибәтләренә, шулай ук Нәзарәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  • Ифтар үткәреләчәк урынга барып кайту шәһәр яны поездлары белән махсус бушлай рейс ярдәмендә тормышка ашырылачак.