Кама Тама Тамагы районында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республикакүләм бәйгесенең зона туры узды.
(10 февраль, “Апастово-информ).
Анда Апас районы делегациясе дә катнашты. Бәйгенең бүләкләнүчеләре арасында безнекеләр дә булды. Районыбыз данын яклаган “Йолдыз” газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева “Хатын-кыз — лидер”, Каратун мәктәбе укытучысы Сәвия Тимершина “Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият” номинацияләре буенча җиңүчеләр булып танылды. Афәрин! Уңышлар өстәүле булсын!