Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агроволга – 2026» форумы башланды

  • 08.07.2026 06:13

Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте. Ул өч көн дәвам итәчәк.

Чараларны ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Үзәксоюз советы рәисе Дмитрий Зубов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Иң элек Татарстан кооператорларына 39 махсус машина тапшырдылар.

– Бүген – зур тантана. Бу форумда Россия вәкилләрен генә түгел, ә халыкара Татпотребкооперацияне кабул итү дә зур дәрәҗә. Авыл кешеләренә Татпотребсоюзның хезмәте бик кирәк. Шушы машиналар ярдәмендә халык белән эшләүнең сыйфатын яхшыртабыз, дип ышанам. Котлыйм сезне! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Дмитрий Зубов бәйрәм белән котлады һәм Татарстанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтте.

– Бүген – Россия һәм Татарстан кооператорларының икеләтә бәйрәме. Кулланучылар кооперациясенә – 195, Татарстан кооперациясенә 110 ел. Аны шундый зур чаралар белән билгеләп узабыз. Рөстәм Нургалиевичка һәм аның командасына кунакчыллык өчен зур рәхмәт. 200 еллыкны каршы алганда, татарча да сөйләшә башлармын әле, – диде Дмитрий Зубов.

v

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

1 сентябрьдән Россиядә транспортка билетларны биометрия буенча сатып алырга мөмкин

1 сентябрьдән Россиядә бердәм биометрик система (ЕС) кулланып транспортка билетлар рәсмиләштерү һәм сатып алу мөмкинлеге ...

Татарстан Идел буе федераль округында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлыгын саклап калды

2026 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча, республикада уртача айлык хезмәт хакы 97 200 сум тәшкил иткән – бу у ...

Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк

1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ...

1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган

1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социа ...