Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар гражданнарны ташламалы дарулар белән тәэмин итү, шулай ук «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казанга эш сәфәре кысаларында Алла Самойлова «Медицина эшләнмәләре әйләнеше «NOVAMED-2026» VI бөтенроссия халыкара форумында катнашачак.