Дүрт категория пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк

  • 28.05.2026 08:14
Дүрт категория пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк

2026 елда Россия Социаль фонды кайбер категория гражданнарның пенсияләрен яңадан исәпләячәк. Бу — пенсия билгеләгән вакытта кайбер эш чорлары яки пенсия коэффициентлары тулы күләмдә исәпкә алынмаган очракларга кагыла. Үзегезнең бу исемлеккә эләгү-эләкмәвегезне тикшереп карагыз.

1. Балалар карау чорын үткәргән ата-аналар
1,5 яшькә кадәр бала карау чорлары эш стажына кертелә. Бу вакытта балалар саны буенча чикләү (дүрт балага кадәр) гамәлдән чыгарылган. Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән күп балалы ата-аналарга яңадан исәпләү мәҗбүри рәвештә үткәрелә.

2. Хәрби хезмәт узган гражданнар
Кораллы көчләрдә хезмәт итү чоры, кайда хезмәт итүгә карамастан, стажга кертелә. Элеккеге СССР республикаларында хезмәт иткән кешеләргә карата “РСФСРдан читтә хезмәт итү” сәбәбе белән баш тартулар судлар тарафыннан законсыз дип таныла (Россия Югары суды практикасы № 16-КГ19-3).

3. 2002 елга кадәрге стаж һәм керем ияләре
Эшләгән яки эшсез булган кайбер чорлар исәпкә алынмаган булса, аларны суд тәртибендә стажга керттерергә мөмкин. Шулай ук югарырак керем коэффициентын (1,2 гә кадәр) партия, профсоюз билетлары һәм башка өстәмә документлар ярдәмендә расларга була.

4. Эш бирүче иминият взнослары түләмәгән очраклар
Әгәр эш бирүче иминият взносларын түләмәгән булса, эш факты һәм хезмәт хакы дәлилләнгән очракта бу чорлар да стажга кертелә. Суд практикасы гражданнар файдасына карарлар кабул итү очракларын арттыра (Икенче кассация суды, эш № 8Г-27960/2025).

Яңадан исәпләү өчен нәрсә эшләргә кирәк
Социаль фондтан шәхси исәп счёты турында белешмә алырга, кирәкле документларны җыярга һәм гариза бирергә кирәк. Кайбер очракларда пенсия билгеләнгән көннән башлап түләнми калган суммаларны да кире кайтару мөмкин.

Үзегезнең пенсия мәгълүматларын тикшерү һәм кирәк булганда Социаль фондка мөрәҗәгать итегез.