Апас районында янгында ир-ат зыян күргән

  • 24.05.2026 15:52
Апас районында янгында ир-ат зыян күргән

Карамасар авылында янгын чыккан. Бер катлы склад бинасының ике бүлмәсе янган, янгынның мәйданы 24 квадрат метр.

Янгын сүндерүчеләр утны йөгәнләгән.

Бәхетсезлек очрагында 49 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ул тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә китерелгән.

Янгынның сәбәбе — көнкүреш электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу дип фаразлана.

Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре кисәтә:

электр челтәренә артык көчәнеш бирмәгез: бер розеткага берничә приборны тоташтырмагыз. Озынайткычларны бик кирәк булганда гына кулланыгыз һәм аларның сыйфатлы һәм төзек булуына инаныгыз, электрүткәргечләрнең һәм розеткаларның торышын күзәтегез: аларның зарарлану, ярылу, ачык урыннарын даими тикшерегез.

Эшли торган приборларны караусыз калдырмагыз: бу бигрәк тә электр чәйнекләре, үтүкләр, җылыткычлар кебек куәтле җайланмаларга кагыла.