Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында 12 кеше һәлак булган.
39 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Хәзерге мәгълүматларга караганда, каршы якның Түбән Камага пилотсыз очкычлар белән һөҗүме аркасында 12 кеше һәлак булган, 39ы зыян күргән», – дип белдерде ул.
Зыян күрүчеләрнең барысына да медицина ярдәме күрсәтелә. Һөҗүм нәтиҗәләре буенча мәгълүматлар ачыклана.