Татарстанда СВО ветераны кулдан идарә ителешле автомобильгә ия булды

  • 09.07.2026 06:43

Әлмәттән махсус хәрби операция ветераны Айдар Сәйфетдинов кулдан идарә ителешле махсус автомобильгә ия булган. Ватанны саклаучыга машина ачкычын “Ватанны саклаучылар” фонды тапшырган.

Әлмәт районы хакимияте башлыгы Гүзәл Хәбетдинова сөйләп үткәнчә, Айдар 2022 елның декабрендә мобилизацияләнгән. Каховка юнәлешендә взвод командиры буларак хезмәт итеп, батырлык һәм профессиональлек үрнәкләре күрсәткән. Хәрби бурычларын үтәгән өчен “Хәрби батырлык” медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Айдар Сәйфетдинов 2024 елның җәендә мина шартлаудан каты яраланган. Реабилитация курсы узганнан соң ул иҗтимагый тормышта актив катнашуын дәвам итә. “Батырлар. Герои Татарстана” республика остазлык программасы финалына чыккан.

“Безнең республикада ветераннарны ихтирам итәләр. Аларга яңа күнекмәләргә өйрәнү, лидерга, җитәкчегә әйләнү теләген гамәлгә ашыруга буллышалар”, – дип билгеләп үткән Гүзәл Хәбетдинова.

Район хакимияте башлыгы шулай ук, адреслы ярдәмнең ветераннарны тыныч тормышка җайлаштыруга һәм аларны тулы кыйммәтле тормышка кире кайтаруга ярдәм итүен ассызыклап, “Ватанны саклаучылар” фондына рәхмәт белдергән.

СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча “Ватанны саклаучылар” Дәүләт фондының Әлмәттәге филиалы түбәндәге адрес буенча эшли: Клара Цеткин ур., 54 а й, 109 бүлмә. Биредә махсус операция ветераннары һәм аларның гаиләләре әгъзалары төрле мәсьәләләр буенча консультация алу мөмкинлегенә ия.

v

Багаи: США начинают вводить санкции, когда бессильны в дипломатии

Власти США прибегают к введению экономических санкций, когда не могут вести дипломатию, заявил официальный представ ...

Майор ВСУ призвал на зиму переселиться из городов в сельскую местность

Майор Вооруженных сил Украины и представитель 45-й отдельной артиллерийской бригады Маркиян Лопачак рекомендовал жителям ...

Генерал спрогнозировал шаги ВСУ на фоне разрушения ВПК из-за ударов ВС РФ

Генерал Липовой: ВСУ не оставляют надежды устроить провокацию под Калининградом Вооруженные силы Украины ...

Болгария выразила протест послу Украины из-за падения беспилотника

Министерство иностранных дел Болгарии выразило официальный протест Украине после инцидента с падением беспилотного летат ...

Депутат Новиков: подходящих России переговорщиков на Украине нет

В российском руководстве на данный момент нет представителей украинского правительства, с кем бы они могли вступить в пе ...