Рәмис Мөҗипов: «Мәктәпләрдә тарих дәресе сәгатьләре арттырылды»

  • 26.06.2026 17:05

Киләсе елда кызыбыз мәктәпне тәмамлый. 2027 елдан педагогик белгечлекләр буенча укырга керергә җыенучыларның барысы да тарих фәненнән имтихан тапшырырга тиеш дигәнне ишеттек. Бу дөресме? Илгиз Фәхриев. Апас районы

Рәмис Мөҗипов, Татарстан мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары:

– Юк, бу дөрес мәгълүмат түгел. Тарих фәне педагогик белгечлекләрнең барлык юнәлеше буенча берничек тә мәҗбүри имтиханга әйләнә алмый. Дөрес, мәктәпләрдә тарих дәресе сәгатьләре арттырылды. Хәтта 9 нчы сыйныфта Бердәм дәүләт имтиханнары исемлегенә тарих фәнен кертү мәсьәләсе дә каралды. Тик әлегә карар кабул ителмәде. Сөйләшүләр, тикшерүләр алып барыла. Җәмәгатьчелек фикере өйрәнелә. Быел югары уку йортларына кергәндә 21 юнәлеш буенча тарих фәненнән имтихан нәтиҗәләре сорала. Аларның исемлеге белән югары уку йортлары сайтларында танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

В Госдуме жестко высказались об атаке ВСУ на Нижнекамск

ВС Украины Депутат Колесник призвал к жестким ударам по Украине после атаки на Нижнекамск Депутат Госдумы ...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

Минобороны России задействовало дроны для доставки воды в ДНР

Министерство обороны России сообщило, что наземные роботизированные комплексы (НРТК), FPV-дроны, крупные агродроны, а та ...

Екатеринбуржец Александр Родионов погиб, выполняя задание в СВО

Екатеринбургский журналист Александр Родионов, принимавший участие в СВО, погиб во время выполнения военной задачи. Цере ...

Татарстанда ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимнары гамәлдән чыгарылды

Татарстанда ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимнары гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлл ...