Казанның дары заводында җимерекләр астыннан мәет тапканнар

15.04.2026 04:50 · Обсуждение

Казан дары заводында җимерекләр астыннан мәет тапканнар – ир-ат авыр тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шулай ук ведомствода янгыннан соң зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр. Авыр җәрәхәтләр белән РКБга салынган хатын-кызның хәле тотрыкланган. Икенче зыян күрүче, ир-ат, 7нче номерлы шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле уртача авырлыкта.