Юрист июльдән пенсия рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәклеген аңлатты

  • 17.07.2026 06:17

2026 елның 7 июленнән пенсия рәсмиләштерү җиңеләйде: хәзер күпчелек гражданнар өчен паспорт һәм СНИЛС җитә. Калган мәгълүматларны социаль фонд цифрлы системалар аша үзе сорый. Бу хакта «Прайм» агентлыгына юрист Тимур Маршани сөйләде, дип яза «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».

Эксперт сүзләренчә, Хезмәт министрлыгының яңа боерыгы 2021 ел кагыйдәләрен алыштырды һәм пенсияләрнең барлык төрләренә — иминият, тупланма һәм дәүләт пенсияләренә таләпләрне берләштерде. Күпчелек очракта өстәмә белешмәләр таләп ителми.

«Пенсиягә чыгарга 2 яки 3 ел кала дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхси шәхси хисаптан өземтәгә заказ бирегез. Әгәр дә ниндидер эш чоры булмаса, аларны хезмәт кенәгәсе яки архивка сорау белән раслагыз. Бу пенсияне шунда ук максималь күләмдә алырга мөмкинлек бирәчәк», – дип аңлатты Маршани.

Әгәр 2002 елга кадәрге эш чоры, чит илдә стаж һәм зарарлы шартларда махсус стаж турындагы мәгълүматлар цифрлаштырылмаган булса, аларны документлар белән расларга кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

v

В Госдуме жестко высказались об атаке ВСУ на Нижнекамск

ВС Украины Депутат Колесник призвал к жестким ударам по Украине после атаки на Нижнекамск Депутат Госдумы ...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда бүге ...

Минобороны России задействовало дроны для доставки воды в ДНР

Министерство обороны России сообщило, что наземные роботизированные комплексы (НРТК), FPV-дроны, крупные агродроны, а та ...

Екатеринбуржец Александр Родионов погиб, выполняя задание в СВО

Екатеринбургский журналист Александр Родионов, принимавший участие в СВО, погиб во время выполнения военной задачи. Цере ...

Татарстанда ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимнары гамәлдән чыгарылды

Татарстанда ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимнары гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлл ...