Шамил Әюпов Рөстәм Миңнехановтан Чаллыда хәрбиләргә яңа медицина корпусы төзүне сорады

  • 16.02.2026 09:49

Чаллыда 2025 елның апрелендә «Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе эшли башлады.

Сигез ай дәвамында оешма махсус хәрби операция катнашучыларыннан һәм аларның гаиләләреннән 432 мөрәҗәгать кабул иткән. Бу хакта хисап сессиясендә ассоциация рәисе, шәһәр советы депутаты, полковник Шамил Әюпов сөйләде, дип яза Татар-информ.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Оешманың төп бурычы – хәрбиләрне сәламәтләндерү. Әюповның сүзләренә караганда, медицина учреждениеләренә йөкләнеш арта бара. 2025 елда сугыш ветераннары өчен госпитальгә 3 меңнән артык махсус операция катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать иткән. Бу 2024 елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк. Фаразланганча, махсус операция тәмамланганнан соң медицина һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ гражданнар саны 74 мең кешедән артыграк булырга мөмкин.

Шул уңайдан Әюпов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңа медицина корпусы төзүне сорап мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә сыйфатлы ярдәм күрсәтүне оештыру өчен госпиталь яңа заманча корпуска мохтаҗ. Анда тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар һәм поликлиника булуы кирәк», – диде ул.

v

Багаи: США начинают вводить санкции, когда бессильны в дипломатии

Власти США прибегают к введению экономических санкций, когда не могут вести дипломатию, заявил официальный представ ...

Майор ВСУ призвал на зиму переселиться из городов в сельскую местность

Майор Вооруженных сил Украины и представитель 45-й отдельной артиллерийской бригады Маркиян Лопачак рекомендовал жителям ...

Генерал спрогнозировал шаги ВСУ на фоне разрушения ВПК из-за ударов ВС РФ

Генерал Липовой: ВСУ не оставляют надежды устроить провокацию под Калининградом Вооруженные силы Украины ...

Болгария выразила протест послу Украины из-за падения беспилотника

Министерство иностранных дел Болгарии выразило официальный протест Украине после инцидента с падением беспилотного летат ...

Депутат Новиков: подходящих России переговорщиков на Украине нет

В российском руководстве на данный момент нет представителей украинского правительства, с кем бы они могли вступить в пе ...